Җилән: Татар милли киеме

Җилән — татарларның традицион җиңел иркен һәм озын яз-җәйге өс киеме.

Җилән
Җилән: Татар милли киеме
Җилән кигән татар һәм башкортлар
Braun & Schneider. ~1861-1880
Сулдагы ир җилән кигән

Ешрак оч бер төстәге (сары, яшел), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан, эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.<

Йон, мамык тукымалардан тегелгән, ешрак гади (сары, яшел төсләр), кайчак нәзек буй төшкән йон, киҗе-мамык тукымалардан эчлек куеп, каптырмасыз яисә күкрәк турысына бер төймә тагып тегелә.

Гадәттә җиләнне озын камзол яки казаки белән олы яшьтәге ирләр кигән. Мәчеткә яки башка дәүләт карамагындагы урыннарга барганда кулланылган. Озын камзол белән кыска казаки белән бергә киелгән. Хатын-кызлар җиләне дә ирләрнекеннән аерылмаган. XIX гасыр ахырыннан аларны, нигездә, бай кешеләрнең хатыннары, руханилар кигәннәр, үзенчәлекле япма итеп файдаланганнар.

К. Ф. Фукс билгеләп үткәнчә, XIX гасырның беренче яртысында ук кулланыштан чыга башлый.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953;
  • Воробьёв Н.И. Одежда и украшения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;
  • Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Чишмә (станция)Югары Ослан районыСанлы объект таныклыгыАЮгары уку йортыЗаһир Исәнчурин2020-елларТехнологияӘхмәт ФәйзиФоат ӘбүбәкеровУрицкий исемендәге мәдәният сараеГонореяИльмира НәгыймоваЧиләбе өлкәсеВикипедияләр исемлегеSänäği inqıylab1696 елКарахан (Акьяка)ТөрекмәнстанНур Әхмәдиев.sdРамил МиндиярТәрҗемәГригорий Пандиков2012 елТатарстан яшьләре (газета)Корбан бәйрәмеРезеда ВәлиеваУфаISO 3166-1СуФатыйма ГабитоваФольклорРоберт МиңнуллинЖан-Поль СартрТәлгать ГабдерәхимовАлинә КәримоваЗәңгәр төсДәрдемәндУкраин телеEva ElfieӘбү Рәйхан әл-БируниВенер СәхәветдиновШвецияБөекбританияРоссия ФедерациясеҖәүдәт ХантимеровТөркияКамәрия ХәмидуллинаСынык сызыкŞirkätВикиханәMcDonald’sУтыр, утыр, МәликәТөрекмәнстанда исламҺМуса Җәлил🡆 More