«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы.
Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журнал татарлар яши торган Россия, АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә тарала.
Сөембикә | |
Сөембикә | |
Журнал логотибы | |
Tөр | хатын-кызлар журналы |
---|---|
Формат | 60х90 1/8 |
| |
Гамәлгә куючы | «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте |
Нәшер итүче | «Татмедиа» ААҖ |
Баш мөхәрир | Лариса Маликова |
Нигезләнгән | |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис | Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 |
Тиражы | 8 010 (2014) |
| |
язылу индексы | 73 002 (Роспечать) |
Веб-сайт: http://syuyumbike.ru/ |
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә (мөхәррире Ягъкуб Хәлили). Аена ике мәртәбә чыга. Барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма журнал тууына тарихи нигез сала.
1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә ССРБда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана.
Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә.
1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсе оеша, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырыла, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сөембикә (журнал), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.