Мөсәгыйть Хәбибуллин: татар язучысы, тарихи романнар авторы

Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин (1927 елның 25 декабре – 2019 елның 4 гыйнвары) – күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы, Татарстанның Г.

Тукай бүләге иясе (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы.

Мөсәгыйть Хәбибуллин
Туган телдә исем Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин
Туган 25 декабрь 1927(1927-12-25)
Габдрахман, Ырынбур өлкәсе
Үлгән 4 гыйнвар 2019(2019-01-04) (91 яшь)
Казан
Яшәгән урын Николай Ершов урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы Мөсәгыйть Хәбибуллин: Биография, Иҗаты, Бүләкләр СССР
Мөсәгыйть Хәбибуллин: Биография, Иҗаты, Бүләкләр Россия
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Кол Гали исемендәге халыкара премия, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Биография

Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша.

1944 елда М. Хәбибуллин Чиләбе өлкәсенә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында Магнитогорски металлургия комбинатында токарь, Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда Азнакай район газетасы Маякта редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстандагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1971 елның июненнән М. Хәбибуллин Казанда яши.

2019 елның 4 гыйнварында Казан шәһәрендә вафат булды. 5 гыйнварда Самосыроводагы татар зиратында җирләнде.

Иҗаты

Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» исемле тарихи романнар иҗат итә.

1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Аның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.

Әмма Мөсәгыйть Хәбибуллинны популяр язучы итеп таныткан әсәрләр – 80 нче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» һ.б. Бу әсәрләрендә автор, тарихи чыганакларга таянып, һун-төрки, болгар-татарларның тарихын һәм катлаулы язмышларын җанлы рәвештә сурәтли.

Бүләкләр

1996 елда татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелә. 2003 елда Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан» романы өчен Тукай премиясенә лаек була.

1978 елда Татар АССР атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала, 1987 елда РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре дип игълан ителә. 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Шулай ук карагыз

Мөсәгыйть Хәбибуллин: Биография, Иҗаты, Бүләкләр 
Викиөзек эчендә Мөсәгыйть Хәбибуллин темасы буенча бит бар

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • Язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат
  • Мөсәгыйт Хәбибуллин – Татар әдәбияты үзәге
  • Tags:

    Мөсәгыйть Хәбибуллин БиографияМөсәгыйть Хәбибуллин ИҗатыМөсәгыйть Хәбибуллин БүләкләрМөсәгыйть Хәбибуллин Шулай ук карагызМөсәгыйть Хәбибуллин СылтамаларМөсәгыйть Хәбибуллин ИскәрмәләрМөсәгыйть Хәбибуллин1927 ел20032019 ел25 декабрь4 гыйнварТатарТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеЯзучы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ПарафинЛатвияХалыкара театр көнеАфрика Берлеге895 елИнтернетАксымИлдус ГабдрахмановКолумбияМарат ЯруллинРус телеЗөлфәт ХәкимАбдулла ДубинТуберкулёзДамир СатретдиновЦерера (кәрлә планета)(15) ЭвномияМуса Җәлил биографиясеРуслан Айсин (1980)Фурбара (Рим)Татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреСөембикә манарасыEfiriumГарәп теле20 гыйнварBöcänäklär2015 елКиев РусеБэтменСергей Ковалёв (эшмәкәр)1989 елМиңSänäği inqıylabСтроберри (Аризона)Украин ВикипедиясеҖәлил ФазлыевBlogШәрабМәдәният20041754 елСтоунволл (Техас)5 мартСарыкИсламның биш баганасы30 мартXXVII гасыр (б. э. к.)Кунак йорты (Казан)114-нче мәктәп (Казан)АстурияТоксокароз15 sentäberAleksey NavalnıyНугайлар(709) ФрингиллаКайнозойНурлан ГаниевРөстәм АбязовВест-Литтл-Ривер (Флорида)Вьетнам сугышыТепик1979 елКече УкмасТыва теле2020 елNeft çitkä çığaruçı illär oyışması🡆 More