Ришат Фазлыйәхмәтов, Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов (1989 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, Мари АССР, Бәрәңге районы, Мазарбашы) ― татар эстрадасы җырчысы, Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе (2023).
Ришат Фазлыйәхмәтов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов |
Туу көне | 15 февраль 1989 (35 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары | 2010 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар | эстрада |
Коллективлар | Барс-Медиа |
Ришат Фазлиахметов |
1989 елның 15 февралендә Мари АССР Бәрәңге районы Мазарбашы авылында туган. Әтисе Нур (2012 елда вафат) инженер-механик булып, әнисе Луиза (2014 елда вафат) аш-су остасы булып эшләгән. Бертуганнары Рифат (2006 елда вафат), Ринат, Рүзәл.
Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (укытучылары – Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев). Икенче курстан Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлый башлаган. «Барс Медиа»га күчкән. Шул чорда «Ак шомырт та, ак сирин» (Р. Габделганиев көе hәм сүзләре) җыры белән тамашачыга таныла. 2018 елда «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, үзенең концерт төркемен булдырган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ришат Фазлыйәхмәтов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.