Мария Магдалена Матсдоттер

Мария Магдалена Матсдоттер (швед.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Мария Магдалена Матсдоттер Швеция
Туу датасы 21 март 1835(1835-03-21)
Туу урыны Q10466255?, Крамфорс[d], Вестерноррланд[d], Швеция
Үлем датасы 31 март 1873(1873-03-31) (38 яшь)
Үлем урыны Nätra parish[d], Эрншёльдсвик[d], Вестерноррланд[d], Швеция
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]

Биографиясе

Матсдоттер 1835 елның 21 мартында Фьелльфьеллдә  Вильхельмина мәхәлләсендә туа (Лапланд провинциясе). Ул фәкыйрь гаиләдән була, атасы болан үрчетү белән шөгыльләнә, боланнарның миграциясе вакытында кыш һәм җәй көтү көтә. 1843 һәм 1844 елда кыз авырлык белән мәктәпкә йөри.

Мария Магдалена Матсдоттер 1864 елның кышында Оселдагы үз йортыннан Стокгольмга чаңгыда сәяхәт кыла, монарх белән аудиенция юллау өчен, юлның өлешен җәяүле үтә. Башкалага ул февраль аенда килә. Аңа ике патша Карл XV һәм патшабикә Луиза Нидерландская, шулай ук тол патшабикә Жозефина Лейхтенбергская белән очрашуга рөхсәт итәләр. Сәяхәтенең максаты саам балаларына мәктәп-интернатларның яңа системасын оештыру өчен патшадан рөхсәт алу була. Элек саам балалары христиан динен һәм башка мәҗбүри булган дисциплиналарны өйрәнергә мәҗбүр була, ә мәктәпләр аларның өйләреннән һәм ата-аналарыннан нык еракта урнашкан, чөнки Лапландияда алар өчен бернинди дә мәктәп булмаган. Мондый шартларда уку аннан-моннан һәм кыска гына була. Матсдоттерның инициативасы хуплана, һәм 1865 елда Вильхельминдагы мәктәп төзелешен финанслау өчен Femöresföreningen («Биш пеннинглы берләшмә») дип аталган җәмгыять оеша, һәм ул иң беренче мәктәп булып санала. Аның инициативасы саамнарның дин өлкәсендә белемле булырга изгелекле омтылышы кебек кабул ителә. Матсдоттер тыйнак һәм басынкы итеп сүрәтләнә, чөнки исемен халыкка белдерергә теләми.

Матсдоттер Стокгольмдагы Франциянең Реформатор чиркәве пасторы Анни Рурих белән бәйләнешкә керә, пастор аңа ярдәм итә. Аның сәяхәте ике мәктәп һәм ике балалар приютын булдыруга булышлык итә.

1866 елда ул тагын Стокгольмга бара һәм король белән очрашмаса да, пастор Рурих белән очрашырга тели. Бу юлы аны швед күченүчеләрнең Вильхельминада саамнарга хокуклар бүлеп бирелүенә каршы булулары борчый. Ул Швециянең төнъягында урнашкан Вестерботтенның урындагы губернаторы Эрик Виктор Альмквист белән бәйләнешкә керә. Ул Матсдоттерның эшен үзенең күзәтүе астына ала, һәм 1871 елда саамнарның хәлен яхшырту буенча законнар чыгаруда үзгәрешләр кертелә.

Мария Матсдоттерның тырышлыгы халыкара күләмдә зур игътибар җәлеп итә, аның турында Алмания, Бөекбритания, Франция, Швейцария, Нидерландлар матбугатында әйтелә, ул илләрдә саам мәктәпләре өчен акча җыю оештырыла. Франциядә аның турында гәҗиттә La Laponie et Maria Mathsdotter исеме астында мәкалә басылып чыга. Нидерландларда саам мәктәпләре өчен иганәләр бик актив җыела. Мария Матсдоттер «Данлыклы швед хатын-кызларының хәзерге сүзлегенә» керә.

Искәрмәләр

  • Hon skidade till Stockholm för barnen, Lilian O. Montmar, SApmi, 2012, retrieved 27 May 2014
  • Tags:

    1835 ел1873 ел21 март31 мартШвед телеШвеция

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Совет НорлатыЧәчәкләрЮгары уку йортыСуыткычКаһирәВыборгУрта ӘләзәнӘбү Рәйхан әл-БируниКазан театрларыАзамат АйталиевКызыл-шәмәхә төсТатар телеИлдар СибгатуллинЖан-Поль Сартр1800-елларТатар ВикипедиясеСовет Социалистик Республикалар БерлегеТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеЗиннур ХөсниярЧәкчәк2020-елларРезидә ШәрәфиеваЛатин телеМөхәммәт МәһдиевХәйдәр СәйбаталовВикисүзлек1619 ел«Крокус Сити Холлда» һөҗүмҮТабигатьКлара БулатоваКандра (станция)Кешенең җенси системасыНасыйровЗиннәтле гасыр«Идел» журналыРиши СунакİnnopolisЙогаТатар милли киемнәреРаил СадриевРинат МөхәммәдиевМөхәммәт пәйгамбәрРкаил ЗәйдуллаУтИлгиз ЗакировШәйхи МаннурБертран МейерТатарстан яшьләре (газета)Шәүкәт МирзияевРСФСРБаш битСарыкРәшит ВаһаповРоссияСелькуп телеTaybeyЮгары ОсланРинат Фәрдиев🡆 More