Кыргызстан дәүләт байрагы ( кырг.
1992 елның 3 мартында Кыргыз Республикасының Жогорку Кеңеш резолюциясе белән расланган.
Кыргызстан байрагы | |
Нигезләнү датасы | 3 март 1992 |
---|---|
Юрисдикциягә карый | Кыргызстан |
Яклар чагыштырмасы | 5:3[d] |
Төс | кызыл һәм сары |
Тасвирланган феномен | Кояш, Төннек[d], 40 һәм кыр[d] |
Кыргызстан байрагы Викиҗыентыкта |
Кыргызстан Республикасының милли байрагы - турыпочмаклы кызыл тукымадан гыйбәрәт, аның үзәгендә алтын төсле тигез таралган нурлары белән түгәрәк кояш дискы бар (кырык нур). Кояш диск эчендә кызыл төстәге кыргыз юртасының түндүк образы бар (кырг. түндүк) .
Кыргызстан милли байрагының киңлеге аның озынлыгының биштән өч өлешен тәшкил итә. Нурлы дискның диаметры Кыргызстан милли байрагы киңлегенең биштән өч өлешен тәшкил итә. Кояш һәм нурлы дискларның диаметрлары нисбәте-өч бишкә. Түндүк диаметры - нурлы дискның диаметрының яртысы .
Кыргыз халкының орнаменталь культурасында кояш яктылык, ачыклык, тормышчанлык дигәнне аңлата. Кырык нурлы ялкын телләре — кырык .кабилә халкы кушылганны аңлата.
Тундүк ( кырг. түндүк ) — сферик форма конструкциясе, Кыргызстанның «боз-үй» торакны (кыргыз юртасы исеме) гәүдәләндерә һәм яктылык тәрәзәсе булып тора. Тундүкнең түгәрәк рамкасы матчалардан тора, алар кыршау белән тоташтырылган. Түндүк күк белән җирне тоташтыра һәм һәм өй учагы билгесе буларак кабул ителә. Моннан тыш, түндүк илдә яшәүче барлык милләтләрнең бердәмлеген символлаштыра .
Кыргызстан дәүләт флагы һәм аның образы, зурлыгына карамастан, Кыргызстан Республикасы Президент резиденциясендә сакланган Кыргызстан дәүләт байрагы стандартының төсенә һәм схематик сурәтләренә туры килергә тиеш. Кыргызстан дәүләт флагының төсләре Кыргызстан дәүләт флагының техник спецификациясендә күрсәтелгән төсләргә туры килергә тиеш .
Төс | ПАНТОН | CMYK | RGB | HEX |
---|---|---|---|---|
Кызыл | ПАНТОН 1788 С. | 0-100-100-0 | 255-0-0 | # ff0000 |
Сары (алтын) | ПАНТОН Сары С. | 0-0-100-0 | 255-255-0 | # ffff00 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кыргызстан байрагы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.