Комтүр алтын руднигы (кырг.
Диңгез өсте тигезлегеннән 4 мең м артык биеклектә урнашкан булуы Комтүрне биек тауларда урнашкан алтын чыгару рудниклары арасында дөньяда икенче урынга куя (беренче урында Перуның Янакоча алтын ятмасы). Кыргызстан башкаласы Бишкәктән 360 км, Эссек-Күлдән көньякка 60 км, Кытай чигеннән 60 км ераклыкта.
Нигезләнгән | 1997 ел |
---|---|
Штаб-фатир | Кыргызстан, Эссек-Күл өлкәсе |
Продукциясе | алтын |
Керем | 624 000 000 $ |
Чиста керем | 624 000 000 $ (2015) |
Сайт | kumtor.kg |
Комтүр 100 % Канаданың алтын чыгару ширкәте Centerra Gold Inc. кулында. Әлеге ширкәт Азиядә, Төньяк Америкада һ.б. урыннарда алтын рудасы чыгучы урыннарны эзләп табу, кулга төшерү, эшне башлау, эксплуатацияләү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Ширкәтнең акцияләре Торонто фонд биржасында CG символы астында йөри. Штаб-кватиры Торонто шәһәрендә (Канада). «Кыргызалтын» ААҖ аркылы Кыргызстан иң эре акция тотучы булып исәпләнә — ширкәт акцияләренең гомуми пакетының 26 % ын алып торучы 77 401 766 акциягә хуҗа. Комтүр проектының җаваплы операторы — «Кумтор Голд Компани».
Алтын мәгъдәне ачык карьерларда бораулау, шартлату, төяп җибәрү, транспорт белән күчерү юлы белән табыла. Мәгъдән ваклау урынына китерелә, аннары фабрикага озатыла. Анда мәгъдәнне ваклау дәвам итә һәм «эретмәдә күмер» технологиясе кулланылып, алтын алына. Фабрика көнгә 16 мең т мәгъдән эшкәртүгә исәпләнгән. Эшкәрткәннән соң «доре коелмасы» төрендәге, 80 % чамасы кыйммәтле таш булган алтын коела. Эш башланган 1997 елдан 2017 елга кадәр Комтүр руднигы 357 т алтын биргән. Доре коелмаларын «Кыргызалтын» ААҖ сатып ала, Кара-Балта шәһәрендә урнашкан аффинаж предприятиесенә җибәрә. Кара-Балтада эшкәртү узган алтын белән көмешне Кыргызстанда һәм башка илләрдә сату хокукына «Кыргызалтын» ААҖ ия. 2017 елда рудникта 17 503,46 кг алтын җитештерелгән, 17 111,09 кг алтын сатылган.
Комтүр алтын руднигы 1978 елда ачыла. 1989 елда ССРБ министрлар шурасы каршындагы Кыйммәтле ташлар һәм алмазлар баш идарәсе рудникны үзләштерү техник планын төзеп бетерә. Әмма рудникны эшкәртүнең үзкыйммәте югары булу сәбәпле (1989 елгы бәяләр белән 1,46 млрд. USD), проект тормышка ашмый кала. Бәйсезлек алгач, Кыргызстан әлеге проектка чит ил инвесторларын җәлеп итә. Берничә инвестор арасыннан Канаданың уран табу буенча махсуслашкан «Камеко» ширкәте сайлап алына. 1993 елда рудник төзү эше башлана, 1997 елда төгәлләнә. 1997 елда ширкәт рудникны үзләштерә башлый, 1998 елда беренче миллион унция алтын коела. Карьерда казу эшләре 2023 елда төгәлләнергә тиеш. Фабрикада алтынны эшкәртү 2026 елга хәтле дәвам итәчәк.
2017 елда илнең тулаем эчке продуктында Комтүрнең өлеше — 9 %. Сәнәгать җитештерүенең тулаем күләмендә Комтүр өлеше — 21,1 %. Ил территориясендә 2017 елда түләүләр — 269,731 млн доллар. 1994–2017 елларда ширкәтнең ил территориясендә һәртөрле түләүләре 3 472 000 000 доллар тәшкил иткән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Комтүр, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.