Ибраһим Терегулов, Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов (1852-1921) — мәгърифәтче, педагог, дәүләт киңәшчесе, Казанда Шәрык клубын оештыручы һәм беренче рәисе (1906), Сәмәрканд педагогия институты профессоры (1920-1921).
Ибраһим Терегулов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов |
Туган | 10 июнь 1852 Уфа |
Үлгән | 22 ноябрь 1921 (69 яшь) Төркистан АССР, Сәмәрканд |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР |
Әлма-матер | Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
Һөнәре | мәгърифәтче, педагог |
Җефет | Бибигайшә Мөхәммәтгали кызы (1868-1940), язучы |
Балалар | 5 кызы: Әминә, Мәдинә, Рабига, Фатыйма, Хәлимә |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры |
1852 елда Уфа шәһәрендә туган. Бәләбәйдә мәдрәсәдә, Уфада рус гимназиясендә белем ала. Казан ветеринария институтын тәмамлаган (1878). Казан университетының тарих факультетында ирекле тыңлаучы була. 1897 елгы халык саны алу вакытында Казандагы бер участок җитәкчесе була.
Студент вакытта «Касыймия», «Апанай» мәдрәсәләре шәкертләренә рус теле, мәдрәсә каршындагы мәктәптә табигать белеме, ботаника, зоология фәннәреннән белем бирә. Рус, алман, француз телләрен камил үзләштерә.
Инкыйлабтан соң Ырынбур шәһәрендә татар мәктәпләрендә укыта, мөселман мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 1918-1920 елларда татар укытучылары әзерләүче курслар оештыра, үзе дә өчьеллык курсларда укыта. Ырынбур губернасы кыргыз (казакъ) мәгариф халык комиссариатында мәктәпләр буенча инспектор була. 1920 елда Сәмәрканд педагогия институтының биология кафедрасына професор вазифасына чакырыла. 1921 елда Сәмәркандта вафат була.
1906 елда Казанда Шәрык клубын оештыруда катнаша, клуб шурасының беренче рәисе була. 1907 елда әлеге клубта татарча ачык лекцияләр уку эшен башлап җибәрүче: йогышлы авырулар һәм аларга каршы көрәшү юллары турында сөйли.
Татар халкы арасында аң-белем таратуда күренекле галим Каюм Насыйри традицияләрен дәвам итә. Тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләренә (терлекчелек, гигиена, бакчачылык, игенчелек һ.б.) караган фәнни-популяр китаплар язып бастыра. Рус әдәбияты әсәрләрен (А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов, Н.В. Гоголь, Л.Н. Толстой, А.К. Толстой, А.Н. Островский һ.б.) татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән «Первый винокур» комедиясен бастыруга цензура каршы төшә. Татарча фәнни терминнар булдыруда зур хезмәте бар. «Йолдыз» газетасын чыгаруда катнаша. Мәскәү, Ырынбур якларында татар мәктәпләре булдыруда аның өлеше зур. 1906 елның 5 маенда куелган татарча беренче спектакльгә дә рөхсәтне ул ала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ибраһим Терегулов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.