Лев Толстой

Лев Толстой, Лев Николай улы Толстой (рус. Лев Никола́евич Толсто́й; 1828—1910) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе.

Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең — толстойчылыкның нигезен тәшкил итә.

Лев Николай улы Толстой
Лев Толстой
Туган телдә исем рус. Толсто́й Лев Никола́евич
Әйтелеш
Туган 9 сентябрь 1828(1828-09-09)
Россия империясе, Тула губерниясе, Ясная Поляна
Үлгән 20 ноябрь 1910(1910-11-20) (82 яшь)
Россия империясе, Тамбов губерниясе, Астапово
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Якты Алан[d]
Яшәгән урын Япеев урамы, Казан
Дзержинский урамы, 11/2, Казан
Толстой урамы, 25/68
Җомга урамы[d], Мәскәү
Лев Толстой урамы[d], Мәскәү
Акча тыкрыгы[d], Мәскәү
Милләт рус
Ватандашлыгы Лев Толстой/Лев Толстой Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре язучы-прозаик, публицист, фәлсәфәче
Эш бирүче Санкт-Петербург фәннәр академиясе[d]
Җефет София Толстая[d]
Балалар Сергей Львович Толстой[d], Татьяна Львовна Сухотина-Толстая[d], Илья Львович Толстой[d], Лев Львович Толстой[d], Мария Львовна Толстая[d], Андрей Львович Толстой[d], Михаил Львович Толстой[d] һәм Александра Львовна Толстая[d]
Ата-ана
  • Николай Ильич Толстой (әти)
  • Мария Николаевна Толстая (Волконская)[d] (әни)
Кардәшләр Мария Николаевна Толстая[d] һәм Толстой, Николай Николаевич[d]
Лев Толстой
Лев Толстой

Лев Толстой Лев Николай улы Толстой Викиҗыентыкта

Севастополь оборонасының катнашучысы. Европа һуманизмына зур тәэсир иткән.

1899 елда Толстой «Воскресение» романын яза, анда ул православие руханиләрен кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус Православие Чиркәве 1901 елда Толстойны Чиркәүдән аерып куа.

Толстойның иң танылган әсәрләре: романнар — «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение», «Детство», «Отрочество», «Юность», хикәяләр — «Казаки», «Смерть Ивана Ильича», «Крейцерова соната», «Хаджи-Мурат», очерк — «Севастопольские рассказы», драмалар — «Живой труп» һәм «Власть тьмы», дини-фәлсәфә әсәрләре — «Исповедь», «В чём моя вера?».

Кызыклы фактлар

  • Лев Толстой вегетарианчылык белән шөгыльләнде.
  • Лев Толстой гомернең соңгы елларында үзен мөселман итеп санарга сораган хатлар язган иде.

Өзекләр

Лев Толстой  Гыйлеме булганнары байлыклары белән бүлешергә теләсә, ачлар шундук канәгать булачак дип уйларлык иде. Әмма гыйлем ияләренең белемне тарату эшендә хәл нык аерыла икән. Туклар ни бирергә белми, башта берсен, соңыннан икенчесен карап карый, ачлар исә, үз ачлыкларына карамастан, аларга тәкъдим ителгәненнән борынларын тарта. Ник шулай? Мин фәкать өч сәбәбен генә күрәм:
  • беренчесе — тукларның ачны ашатырга түгел, ә билгеле, үзләре өчен файдалы булган килеш җайга салырга теләүләре;
  • икенчесе — ачларга үзләрен тукландырган әйбер урынына хәтта этләр дә ашамаган калдыкларын бирүләре;
  • өченчесе исә — тукларның хәттә үзләре уйлаганынча тук урынына фәкать кабартылган булуларында, һәм үзләре ашаган ризыкларының да шәп булмавында...

Китапларның өченче төре — бу нәкъ үзебез ашаган ризык, ләкин монысы майдан тук булган үзебезгә кабул ителерлек булганы, безне кабарткан, әмма тукландырмаганы. Мондыйны халыкка тәкъдим иткәнебездә дә ул аркасы белән борыла. Бу китаплар исә: Пушкин, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой язганнары — әлбәттә тарихчыларны һәм рухият өлкәсендәге яңа барлыкка килгән язучыларныкын да онытмыйча, — соңгы 50 ел эчендә безнең язылган яңа әдәбият. Без анарга чумган, безгә ул чын ризык булып күренә, ә халык барыбер алмый.

Бу хәлне төзәтә алыр өчен, иң беренчедән — кирәкмәгән һәм зыян китерүче гамәлләрне кылуны туктатырга кирәк. Гади халыкның безнең кебек үк кешеләр булуын кабул итергә кирәк, фәкать алар сан ягыннан күбрәк һәм дөреслеккә сизгеррәк һәм таләпчәнрәк. Халык безнең рухи һәм акыл ризыгыбызны ашамый: Жуковскийны, һәм Пушкинны, һәм Тургеневны — димәк, бу ризык — начар дип әйтмәм, әмма әһәмиятле түгел. Әһәмиятле булырлыкны табарга кирәк. Аны тапсак, ач булган һәрберәве аны кабул итәр. Алса, димәк, бу ризык — чын. Ләкин шундый ризык үзебездә дә аз — бу яктан үзебез фәкыйрь.

Лев Толстой, (рус.), 1884 ел.
Лев Толстой 

Татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр

  • Әссүрия патшасы Асархадун (Насыйх Мөхетдинов тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 20 б.
  • Өч сөаль (Насыйх Мөхетдинов тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 20 б.
  • Алла хаклыкны күрә — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре.
  • Буш барабан — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре.
  • Бүддә (Н.Х. тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 24 б.
  • Бәхет нәрсәдә? яхуд Бәхетле белән Бәхетсез (Давыт Гобәйди тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» нәшре, 1911 ел.
  • Тәңрегәме, мамунгамы?
  • Толстой (Талстуй) бабай хикәяләре (Г. С. тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» нәшре, 1913 ел.
  • Җүләр Иван әкияте. Тырышлык, үлем һәм авыру. — Казан, 1908 ел.
  • Җиләкләр (хикәя, Н.Х тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1908 ел. — 24 б.
  • Хаҗиморат (Мәхмүт Мәрҗани тәрҗемәсе) — Казан, 1913 ел. — 163 б.
  • Сөрат каһвәханәсе (Хөсәен Әбүзәров тәрҗемәсе) — Казан, 1908 ел. — 16 б.
  • Шайтан илә игенче
  • Шайтанлык җиңел булса да, Алла әмере мөхкәмдер (Хәдичә Әхмәрева тәрҗемәсе) — Ырынбур: Кәримев, Хөсәенев ширкәте нәшре, 1909 ел. — 15 б.
  • Кафказ әсире (С. Сүнчәләй тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 48 б.
  • Кешегә күпме җир кирәк (Бәсыйр бине Каһир тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, — 80 б.
  • Карнай Васильев.
  • Критсирова саната (Идрис Багданов тәрҗемәсе) — Казан, 1912 ел. — 132 б.
  • Ни сачсаң шуны урырсың (хикәя) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр» , 1908 ел. — 18 б.
  • Ни өчен? (Польша ихтилалы вакытына даир) (Нәҗип Хәлфин тәрҗемәсе) — Казан: «Сабах» көтепханәсе нәшре, 1907 ел. — 51 б.
  • Утны әүвәлендә сүндерү тиеш (хикәя тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 23 б.
  • Илияс, яки бәхет малдамы? (башкортлар тормышыннан хикәя) (С. Сүнчәләй тәрҗемәсе) — Казан: «Борадәрән Кәримефләр», 1908 ел. — 12 б.

Истәлек

Әдәбият

Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:
Лев Толстой 
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/332
  • 3,0 3,1 3,2 http://enc-dic.com/enc_moscow/Tolsto-lev-nikolaevich-2427.html
  • Rodovid — 2005.
  • Pas L. v. Genealogics — 2003.
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2010-12-01, retrieved 2010-05-23 
  • Лев Толстой, «Халык өчен басмалар турында» чыгышы (рус.), 1884 ел: «Казалось бы, только пожелай делиться просвещенные, и голодные будут довольны. А в деле передачи знающим знаний выходит совсем не то. Сытые не знают, что давать, пробуют то то, то другое, и голодные, несмотря на свой голод, отворачивают носы от того, что им предлагают. Отчего это так? Я вижу только три причины: одна, что сытые не накормить хотят голодного, а хотят настроить голодного известным, для сытых выгодным образом; другая, что сытые не хотят давать того, что точно их питает, а дают только ошурки, которые и собаки не едят; третья, что сытые совсем не так сыты, как они сами воображают, а только надуты, и пища-то их самих не хороша...

    Третий разряд книг — это наша самая пища, но такая, которая годится нам, сытым с жиру, которая надувает нас, но не кормит и от которой, когда мы предлагаем ее народу, он тоже отворачивается. Эти книжки это: Пушкин, Жуковский, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Толстой — с прибавлением историков и духовных новейших писателей,— наша новая литература за последнее 50-летие. Мы питаемся этим, и нам кажется, что это самая настоящая пища, а он не берет.

    Чтобы поправить это дело, надо, первое, перестать делать то, что не нужно и вредно. Надо признать то, что народ есть люди такие же, как мы, только их больше нас и они требовательнее и чутче к правде. Народ не берет нашей пищи: Жуковского, и Пушкина, и Тургенева — значит, пища — не скажу дурная, но не существенная. Надо найти ту, которая существенна. Если мы найдем ее, то всякий голодный возьмет ее. Если он возьмет пищу, значит, это настоящая. Но у нас мало этой пищи — мы сами бедны.»

  • http://kazanutlary.ru/wp-content/uploads/2016/11/1928_9.pdf(үле сылтама)

  • Tags:

    Лев Толстой Кызыклы фактларЛев Толстой ӨзекләрЛев Толстой Татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр[8]Лев Толстой ИстәлекЛев Толстой ӘдәбиятЛев Толстой Шулай ук карагызЛев Толстой ИскәрмәләрЛев Толстой1828 ел1910 елМәгърифәтчелекРусРус телеФәлсәфәче

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Исем (сүз төркеме)Geografik koordinatalarПантера (танк)АдыгеяNGC 1614Тайсонс (Виргиния)Татар телеРезидә ШәрәфиеваТәкбирNGC 431NGC 992АптонБөтендөнья пәрәвезеСалих СәйдәшевСамар татарлары (журнал)Сен-Жорж-дю-Буа (Мен һәм Луара)СаарлуисКелача (Селаж)Ван-Бюрен (Миссури)ИспанияФатыйх ИксановКам (Югары Пфальц)Википедия1970 елТорре-д'АрезеДекейтер (Индиана)ВикиханәМөхәммәт пәйгамбәрКоми телеКунцевская (метро станциясе)Әлфинур ХисамиПаракуэльосСынык сызык«Мунча ташы» театрыМамайЙөрәк-кан тамырлары чирләреМәскәү үзәк боҗрасыЙолдыз сугышларыФукьер-ле-ЛанБарсак (Жиронда)Мәскәү кремлеПуссанжВильямьель-де-Толедо605 ел (б. э. к.)Айдар ӘхмәтовКлимент ВорошиловВладимир ДәүләкәмевПольшаДжуно-Ридж (Флорида)Нортлейк (Иллинойс)Козта Молинари (Парма)IttifaqГросбардорфКуржоннеDionis21 ноябрьАпасЭрдингГорький тимер юлыИбраһим Хәлфин114-нче мәктәп (Казан)Әгерҗе районыНибелунглар турында җыр2011 елАмстердамБлу-Гиллс (Коннектикут)Дәүфит ХәмәдишинЮныс ӘхмәтҗановБоровая (Талица шәһәр округы)Төньяк ярымшарЛувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ🡆 More