Думбыра, шулай ук думбра — татар халыкының кыллы чиртмә уен коралы.
Шулай да кыргызларда (комуз), казакъларда, үзбәкләрдә (дутар), калмыкларда, удмуртларда (домро крезь), чувашларда (тăмра), башкортларда һәм башка кардәш төрки халыкларның мәдәниятендә урын алган.
Думбыралар төрләре, Казакъстан | |
Классификация | кыллы чиртмә |
---|---|
Тугандаш уен кораллары | |
Гөслә, канун, саз | |
Мәшһүр музыкантлар | |
Хәсән Кайгы, Г.М.Макаров |
Татар думбырасының муены казакныкыннан гадәттә кыскарак һәм кыллар саны икәү.
Думбырага охшаш уен кораллары Себер, Урта һәм Үзәк Азия, Көнчыгыш Ауропа халыклары арасында таралган. Думбыра кебек уен коралы төрки, славян, фин-угыр этносларында мөһим урын биләп тора.
Мәҗүси чорлардан бирле думбыра халык тарафыннан яратып кулланылган. Күп очракларда думбырада уйнаучы осталар әкиятчеләр булган. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында ул хан-вәзирләр сарайларындагы әкиятчеләр һәм бәет әйтүчеләре даирәсендә киң таралган уен коралы булган. Шул талант ияләренең бер исеме безгә мәгълүм. Ул Сарай, Казан шәһәрләрендә иҗат иткән Хәсән Кайгы. Бу чорда татарларда көчле думбыра осталары мәктәбе барлыкка килүе фараз.
Казан ханлыгы җимерелү белән, думбыра халык осталарында гына кала. Әмма шул вакыттан рус халкында балалайка шәкелендә киң тарала башлый. Татар думбырасының соңгылары XX гасыр башында кулланыла. Бу җәһәттән безгә Вафа Бәхтияров һәм Солтан Габәшинең истәлекләре мәгълүм.
Аючылар авыл халкын җыяр өчен барабан суга, быргы кычкыртып йөри булганнар. Халык җыелып беткәч, аючылар аюларын думбыра сугып, төрле такмаклар әйтеп биетәләр. Курайчылар курай уйнап, думбырачылар думбыра сугып яшь киленнәрдән көлеп, чәнчеп, такмаклар әйтә булганнар. Аю биетеп йөрүчеләр дурт-биш кеше булып, араларында курайчы, думбырачы, җырчы, такмакчы, көлдерүчеләре була Әхмәтвафа Бәхтияров, балачак хатирәләре (XIX гасырның уртасы) |
XX гасыр башында думбыра татар халкының яшәешеннән югалган диярлек. Уен коралын кайтаруга зур көч куйган шәхес - Нәкый Исәнбәт. "Татар халык табышмаклары" һәм 3-томлык "Татар халык мәкальләре" җыентыкларының кереш мәкаләләрендә ул татар халкында кулланган думбырага ифрат зур әһәмият бирә. Бу карашын татар әкиятләреннән, мәкальләреннән, табышмакларынан һәм әйтемнәреннән мисаллар китереп дәлилли.
Уен коралын татар халкына кайтаруга зур өлеш керткән икенче шәхес - М.Нигъмәтҗанов. XVIII-XIX йөзләрнең рус сәяхәтчеләре язмаларына нигезләнеп, фольклор белгече думбыра уен коралының татарларда киң кулланышын исбатлый. Татар думбырасын кайтару эшендә Т.Ялчыголның исемсез трактатында бирелгән сурәтләр зур урын уйнаган. Бу сурәтләр нигезендә Г.Макаров үз реконструкция вариантын булдыра.
Татар халык иҗаты | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Думбыра, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.