Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (рус. Государственный ансамбль фольклорной музыки Республики Татарстан) — Татарстанның Казан шәһәрендә иҗат итүче, татар фольклор музыкасы өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.
Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр |
Сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты профессор Айдар Фәйзрахманов.
Ансамбльне төзүнең максаты – бай татар халык иҗаты җәүһәрләрен саклаучы, аларны хәзерге чорга яраклаштырып һәм сәнгатьнең заманча төрләренә якынайтып башкаручы иҗат төркеме булдыру.
Ансамбль артистлары, күпчелектә, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, югары музыка белеме алган универсаль башкаручылар. Аларның һәркайсы берничә музыка уен коралында уйный белә, һөнәри дәрәҗәдә җырлый. Ансамбльнең һәр концерт чыгышы хореография ягыннан төрле биюләр белән дә баетылган була. Татар классик уен коралларының (курай, кубыздан алып гармоникага кадәр) барысы да, яңадан сафка кайткан борынгылары да (сорнай, думбыра, ятаган, татар гөсләсе, саз) ансамбль концертларында кулланыла.
Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра.
Ансамбль татар халкының төрле төркемнәре – мишәр, керәшен, Себер татарлары, Кырым татарлары, Түбән Новгород татарлары, Пермь краенда, Курган өлкәсендә, Пенза өлкәсендә, Башкортстанда, Төркиядә, Румыниядә яшәүче татарларда сакланып калган, моңарчы билгеле булмаган һәм сирәк башкарылучы халык иҗаты җәүһәрләрен башкара .
Бүген ансамбль башкара торган 150 ләп әсәр бар.
Татарстан шәһәр һәм авылларыннан тыш, Россиянең татар диаспорасы яшәгән өлкәләрендә, якын (Казакъстан, Төрекмәнстан, Украина) һәм ерак чит илләрдә (Төркия, Финляндия һ. б.) уңыш белән бара.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.