Дмитрий Комарь

Дмитрий Комарь, Дмитрий Алексей улы Комарь, рус. Комарь Дмитрий Алексеевич (1968 елның 6 ноябре, Мәскәү өлкәсе, Руза районы, Нестерово авылы — 1991 елның 21 августы, Мәскәү) — 1991 елгы август фетнәсе вакытында РСФСР шуралар йортын (Ак йорт) саклап, һәлак булучы, Әфганстан сугышында катнашучы, ВДВ сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1991, вафатыннан соң).

Дмитрий Комарь
Дмитрий Комарь
Туган телдә исем Дмитрий Алексей улы Комарь
Туган 6 ноябрь 1968(1968-11-06)
Мәскәү өлкәсе, Руза районы Нестерово
Үлгән 21 август 1991(1991-08-21) (22 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы Дмитрий Комарь СССР
Һөнәре автотөягеч йөртүчесе
Ата-ана
  • Алексей Алексей улы, хәрби (әти)
  • Любовь Әхтәм кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Дмитрий Комарь Дмитрий Комарь Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Дмитрий Комарь 
ССРБ почта маркасы
Дмитрий Комарь 
Әти-әнисенә (уртада) Советлар Берлеге Каһарманы медален тапшыру

1968 елның 6 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Руза районы Нестерово авылында һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе, майор Алексей Алексей улы (26.11.1945 — ?) — рус милләтеннән, әнисе Любовь Әхтәм кызы (01.01.1947) — татар. Энесе Алексей (1985), сеңлесе Татьяна (1982). Иске Руза мәктәбен тәмамлый. Гаиләсе белән Мәскәү өлкәсе Истра шәһәренә күчкәч, Истра йорт җиһазы фабрикасында слесарь булып эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була: 1986 елның 18 ноябре1987 елның мае ВДВның Литва ССР Гайжюнай уку үзәгендә, 1987 елның мае1988 елның ноябре Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ике мәртәбә контузия ала. Хәрби уңышлары өчен Әфганстан медале белән бүләкләнә. Армиядән кайткач (1988), Мәскәүнең «Интерьер» төзелеш оешмасында автотөягеч йөртүчесе булып эшли.

Һәлак булуы

1991 елның 21 августыннан 22 августына каршы төндә Мәскәүнең Садовое кольцо (тат. Бакча боҗрасы) Новый Арбат (тат. Яңа Арбат) урамы белән кисешкән чатта РСФСР шуралар йортына (Ак йорт) юнәлүче бронетехника колоннасын туктатырга маташканда фаҗигале төстә һәлак була.
Рәсми тикшерү версиясе буенча, Дм. Комарь БМПга (борт саны 536) сикереп менеп, экипажга күрү мөмкинлеген бетерү өчен, триплексны (карау тишеген) брезент белән томаларга ниятли. БМП экипажы аның башнясын кискен боргалаганда, Дм. Комарь асфальтка барып төшә, ләкин торып, яңадан БМПның десант люгына сикереп менә, механик-йөртүче техниканы кисәк тарттырудан Дм. Комарь очып чыга, киеме белән люкка эләгеп кала.
«КоммерсантЪ» газетасы хәбәрчесе, вакыйгаларны үз күзләре белән күргән Михаил Каменский версиясе буенча, Дм. Комарьны БМП таптата . Әнисе дә, мәетне танырга баргач, аның башы өстеннән БМП чылбырлары белән чыкканнар иде, ди.
БМП экипажына карата 1991 елның 21 августында җинаять эше кузгатыла, ләкин 20 декабрьдә эш, җинаять билгеләре юк дип табылып, туктатыла.

Хәтер

  • Ваганьков зиратында үзәк аллеяда И.М. Кричевский, В.А. Усов белән янәшә җирләнгән.
  • Садовое кольцо янындагы җир асты тоннеле өстенә истәлек билгесе куелган.
  • Руза районы Иске Руза мәктәбенә исеме бирелгән, диварына истәлек тактаташ куелган.
  • ССРБ почта маркасы чыгарылган.
  • АКШ Айова штаты Сторм-Лайк шәһәре «Буэна Виста» көллиятендә исемле стипендия булдырылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Дмитрий Комарь Тәрҗемәи хәлеДмитрий Комарь Һәлак булуыДмитрий Комарь ХәтерДмитрий Комарь Бүләкләре, мактаулы исемнәреДмитрий Комарь Моны да карагызДмитрий Комарь СылтамаларДмитрий Комарь ИскәрмәләрДмитрий Комарь1968 ел1991 ел21 август6 ноябрьАвгуст путчыМәскәүМәскәү өлкәсеРуза районыРус телеСоветлар Берлеге Каһарманы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Төмән өлкәсеРүзәл МөхәммәтшинРинат ФәрдиевРәшит ЯгъфәровЙолдызXIX гасыр (б. э. к.)114-нче мәктәп (Казан)Асия ГалиеваӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Яңа Тормыш (Дәүләкән районы)Анна-Мария (Флорида)Риши СунакӨСелькуп телеСәламәтлекБашкортстанРәмзия ЗакирҗановаГөлүсә БатталоваСынык сызыкИлдар ЮзеевӘрмәннәрТөрекмәнстанда исламСалават (шәһәр)FiniksКлара БулатоваАзамат АйталиевҖенси якынлыкРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыСу анасы (балет)БиралингешвараВафинРоза ХафизоваЯулык бәйләшле (уен)Радик Шәрәфиев22 сентябрьРезидә ШәрәфиеваМаксим БатыревМөҗәһит ӘхмәтҗановЙогаТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеРәшит ВаһаповИсемдә калганнарЧулманСу анасы (уен)МәскәүЭтНама телеКуянкайГабдрахман ӘпсәләмовЗөһрә ШәрифуллинаКаһвәЮгары уку йортыЭджворт (Пенсильвания)Руслан ДәминовВведенский Бистәсе авыл җирлегеСабан туе (берләштерү)ШартнамәНурзадә ВәлиуллинаГонореяЧулпан ЗарифҖиңү көне (Бөек Ватан сугышы)МиләшАлдынгылар хәрәкәтеГармунРавил ФәйзуллинКаппи🡆 More