Галактика Актив Төше

Галактика актив төше - аерым йолдызлар һәм газ-тузан комплекслары активлыгы белән бәйләнмәгән күп энергияне чыгаручы галактика төше.

Галактика Актив Төше
Һеркулес А дигән радиогалактика актив төше белән
Галактика Актив Төше
NGC 7742 дигән Сейферт галактикасы

Иң еш очрый торган галактика төше активлыклары үзлекләре:

  • Газ агымнары яки тиз кисәкчекләр төшләрдән чыгарыла
  • Зур егәрлекле радионурланыш: атом төшләреннән югары энергияле электроннар чыгарыла һәм магнит кырында нурландыра (синхротрон нурланыш).
  • Секундада мең километр тизлеге белән газ тиз хәрәкәт итә һәм Допплер эффекты сәбәпле нурланыш сызыклыры бик киңәйтелә.
  • Зур егәрлекле оптик, ультрашәмәхә һәм рөнтген нурланышы 1 яктылык елыннан ким зурлыклы өлкәдән чыгарыла (чагыштырма кечкенә зурлык). Аның спектры абсолют кара җисем спектрына охшамый, дәрәҗәле формага ия (Fv ~ vn, v ≈ 0.6—0.8). Бу нурланыш вакыт белән үзгәрә (үзгәреше берничә елдан берничә сәгатькә кадәр).

Актив галактика

Актив галактика - актив төше белән галактика. Шул галактикалар төлләре - сейферт галактикасы, радиогалактика, лацертидлар һәм квазарларга бүленә.

Заманча караш буенча актив галактика үзәгендә массив тыгыз объект урнашкан, кара тишек, ахры, ул аеруча рөнтген диапазонында бик егәрлекле нурланыш чыгара.

Актив галактика төшеннән релятивистик агым (джет) чыгарыла

Актив галактиканың мөһим үзлеге - чыгарыла торган үзгәрешле (берничә көннән сәгатькә кадәр) рөнтген нурланышы.

Гомум ителгән теориядә актив галактика үзәгендә үтә массив кара тишек урнашкан, аның тирәсендә аккрецион диск формалаша: матдә төрле тизлекләре белән әйләнә, хасил булган ышкылу көче газ басымын һәм җылылыкны арттыра. Аккрецион диск бик кыза һәм нурландыра башлый.

Фаразлар

Хәзерге вакытта галактика актив төшләренең үзлекләрен дөрес аңлату юк. Түбәндәге фаразлар бар:

  • Галактика төше активлыгы Үтә яңа йолдыз шартлау белән бәйле, шуннан чыгарыла торган энергия галактика төше энергиясен аңлата. Ләкин бу фараз төшенең бик тәртипле магнит кыры булганга күрә релятивистик агымнар хасил булуын аңлата алмый.
  • Галактика үзәгендә көчле магнит кыры белән ниндидер массив йолдызсыман объект урнашкан. Ләкин нинди бу объект әлегә аңлаешсыз.
  • Галактика үзәгендә үтә массив кара тишек (106 - 109 Кояш массасы белән) урнашкан. Хәзер бу гомум кабул ителгән теория.

Сылтамалар

Tags:

ГалактикаЙолдыз

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Дөньякүләм диннәрМиләшЗиннәтле гасырРСФСРӘлмәт татар драма театрыГабдулла Тукай биографиясеГайшәАФилиппинФоат СадриевСалават районы татар авылларыПланетаКытай Халык ҖөмһүриятеИлдар ЮзеевТәңкәБөекбританияТехнологияКлара БулатоваМөхәммәт МирзаЭкотопФоат ӘбүбәкеровТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыСатурн (планета)Арпа1619 елБөркетАллаһияр ВәлиуллинМулланур ВахитовТелекоммуникацияТатарстан гербыWikidataМуса ҖәлилXXVIII гасыр (б. э. к.)Рәшит ВаһаповUTCДисперс системасыӘкиятФермийСефард телеУкраин телеКорбан бәйрәмеСанлы объект таныклыгыУфаЮпитер (планета)ӘСөннәтче бабайАйрат ХәмитовБраганса (Португалия)Казан театрларыШәмсия ҖиһангироваMöxämmät-Ämin xanАйгөл ӘхмәтгалиеваКешенең җенси системасыМинтимер ШәймиевХануманИлдар СибгатуллинСимнанБәдер сугышыЛенар Шәех🡆 More