А.
М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее (2018 елга кадәр Максим Горький музее) – рус язучысы А.М. Горькийның (1868 – 1936) һәм җырчы Федор Шаляпинның (1873-1938) тормышына һәм иҗатына багышланган һәм аларның Казан чоры иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы - музей. Казанның үзәгендә, Максим Горький урамында, 10 йортта (элекке А. Деренков пекарнясы) урнашкан.
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Рәсми ачылу датасы | 12 март 1940 |
Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Рәсми веб-сайт | museum.ru/M1813#web |
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее Викиҗыентыкта |
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1940 |
Урын | Казан, М. Горький ур., 10 |
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее Викиҗыентыкта |
Әдәби - мемориаль музей А.С. Деренковның (1855 – 1953) Алексей Пешков (Максим Горький - тәхәллүс) пешекче ярдәмчесе булып эшләгән (1886 елдан) әүвәлге пекарня бинасында урнашкан.
Музей 1940 елның мартыннан эшли. Бина (ХIХ гасыр уртасы) – федерация күләмендә әһәмиятле архитектура һәйкәле.
1988 елда язучының 120 еллыгы уңаеннан бинага янкорма төзелә, музейга реконструкция ясала, аның мәйданы киңәйтелә.
2023 елның 5 июнендә музей бинасының фасадына опера җырчысы Федор Шаляпин һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция урнаштырылган.
Музей коллекциясендә М. Горькийның Казандагы тормышына багышланган мемориаль экспозиция бар. Игътибарга лаеклы экспонатлардан – әдипнең армут агачыннан эшләнгән язу өстәле һәм урындыгы.
1968 елдан рус опера җырчысы, Казанда туган Федор Шаляпинның (1873-1938) тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция дә эшли. Анда җырчыга С.Мамонтов бүләк иткән рояльне, афишаларны, театр костюмын - барысын да кызы Ирина Шаляпина бүләк иткән - күрергә, җырчының тавышын ишетергә була.
Музейда мәдәни чаралар үткәрү өчен лекция залы бар. Анда еш кына әдәби очрашулар, концертлар уздырыла. Музей заллары иркен, әдәби - мәдәни даирәне дә, гади тамашачыларны да үзенә җәлеп итә. 1995 елдан музей каршында «Сукбай эт» («Бродячая собака») исемле әдәби кафе эшләп килә. Анда төрле гаммәви чаралар – квестлар, лекцияләр, театральләштерелгән тамашалар күрсәтелә. Шунда ук рус әдәбиятының билгеле чорына багышланган «Көмеш гасыр шагыйрьләре» («Поэты Серебряного века») даими экспозициясе дә эшли.
А.М. Горький (Пешков) – күренекле рус язучысы, ССРБ язучылар берлеген оештыруны башлап йөрүче – Казанда 1884 – 1888 елларда яшәгән. Тормышының Казанда үткән катлаулы чоры һәм икмәк пешерүче булып эшләгән вакытлары турында үзенең «Минем университетларым» (1923) исемле күләмле әсәрендә бәян итә. Әдипнең Казан чорында авыр физик хезмәт сорый торган эштән башка, тормышта яшәү максатын эзләп бәргәләнүләре, җавапсыз мәхәббәт тарихы, хәтта үз-үзен үтерергә маташу очрагы да(1887) була.
Максим Горький: «Нижгарда бәдәни яктан тусам да, рухи яктан Казанда тудым»
Музейда язучының култамгасы куелган китапларны күрергә була. Гасырлар кисешкән чордагы Казан тормышын күзалларга ярдәм итүче күп кенә экспонатлар бар.
Эш вакыты – дүшәмбедән якшәмбегә хәтле һәр көнне.
Музей экскурсияләр һәм семинарлар үткәрә:
Музейның нигезләүчесе: рус язучысы Мария Елизарова (1908 – 1994)
Генераль директор – Гөлчәчәк Нәҗипова
Мөдир – Марианна Гаврилова
Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 10
Ачылу вакыты: 12.03.1940
Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль
Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма
Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, укыту
Оешманың классификациясе: шәхси яки мемориал, әдәби
Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 1 041 кв.м, вакытлы күргәзмәләр өчен 300 кв.м; фондларны саклау урыны 140 кв.м
Оешмага керә: лекция залы, кафе
Югарыдагы оешма: Татарстан Республикасының Милли музее – М1299
Партнёр оешма – Качалов театрының музее – М3020
Саклау берәмлеге – 60 000 (төп фондта)
Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1813#web
Казанның истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее (Казан), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.