Һэлли Берри, Мария Һэлли Берри (ингл. Maria Halle Berry, 1966 елның 14 августы, АКШ, Оһайо, Кливленд) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы.
Иң күп гонорарга (фильм саен 10 млн $ га) эшләүче актрисаларның берсе. «Эмми» (2000), «Алтын глобус» (2000), «Оскар» (2002) премияләре лауреаты. Кино тарихында төп рольне башкарган өчен Оскар премиясе бирелгән беренче кара тәнле актриса.
Һэлли Берри | |
Halle Berry | |
Һэлли Берри. 2017 | |
Туган исеме: | ингл. Maria Halle Berry |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: | киноактриса, модель |
Карьера: | 1989 — х. в. |
Бүләкләр: | |
IMDb: | |
hallewood.com |
1966 елның 14 августында АКШның Оһайо штатында Кливленд шәһәрендә туган. Bedford High School урта мәктәбен, Cuyahoga Community College көллиятен тәмамлаган.
1980 еллар башында берничә матурлык конкурсында катнаша: 1986 елда «АКШ гүзәле» исемен ала. 1986 елда «Дөнья гүзәле» конкурсында катнашып, 6нчы урынны ала. Әлеге конкурста АКШтан катнашкан беренче кара тәнле кыз.
1980 еллар азагында кино сәнгатенә кереп китә. Спайк Ли (ингл. Spike Lee) төшергән «Jungle Fever» (тат. Тропиклар бизгәге) фильмында башкарган Вивиан роле аңа танылу китерә.
2002 елда алман-швейцарияле кинорежиссер Марк Фостер (ингл. Marc Forster) куйган «Monster's Ball» (тат. Монстрлар балы) фильмында уйнаган Летиция Масгроув роле өчен Оскар премиясенә лаек була.
2004 елда француз супервайзеры Питоф (фр. Jean-Christophe «Pitof» Comar) куйган «Catwoman» (тат. Хатын-мәче) фильмында уйнаган төп роле өчен 12,5 млн $ акча ала.
2005 елда «Иң начар уйнаучы актриса» буларак «Кура җиләге» антипремиясенә лаек дип табыла.
Әнисе — ак тәнле, чыгышы белән Англиядән. Әтисе — кара тәнле, Оһайо штатында туган.
Беренче ире (1993—1997 елларда) — баскетболчы Дэвид Җастис (14.04.1962).
Икенче ире (2001—2005 елларда) — музыкант Эрик Бене (15.10.1966).
Өченче ире-өйдәше (2005—2010 елларда) — фотомодель Гэбриэл Обри (30.08.1976). Кызлары: Нала Ариэла Обри (16.03.2008).
Дүртенче ире (2013—2016 елларда) — француз актеры Оливье Мартинес (12.01.1966). Уллары: Масео Роберт Мартинес (05.10.2013).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Һэлли Берри, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.