1934 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1934) — 1934 елда узган икенче дөнья футбол чемпионаты.
Чара 27 майдан 10 июнгә кадәр Италиянең сигез шәһәрендә (Болонья, Флоренция, Генуя, Милан, Неаполь, Рум, Триест һәм Торино) үткәрелгән.
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Италия |
Вакыт | 27 май 1934 — 10 июн 1934 |
Такымнар | 16 |
Үткәрү урын(нары) | 8 (8 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | Италия |
Икенче урын | Чехословакия |
Өченче урын | Алмания |
Дүртенче урын | Австрия |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 17 |
Кертелгән туплар | 70 (бер мачта 4.12) |
Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Африкадан. Австрия, Чехословкаия, Мисыр, Алмания, Маҗарстан, Италия, Нидерландлар, Испания, Швеция һәм Швейцария милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш финалның 1/8 өлешеннән башлап «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.
Барлыгы 17 уен уйналган, 70 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Олдржих Неедлы (Чехословакия) - 5 туп, Эдмунд Комен (Алмания), Анҗело Скьявио (Италия) - 4 туп.
Финалда Италия футбол җыелмасы Чехословакияне 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Алмания футбол җыелмасы Австрия җыелмасын 2:1 исәбе белән җиңгән
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article 1934 елгы дөнья футбол чемпионаты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.