Вәсим Әхмәтшин, Вәсим Васил улы Әхмәтшин (1951 елның 25 августы, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — үзешчән композитор, җырлар, романслар авторы, музыка укытучысы.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 200дән артык җыр, татар театрлары куйган 35 спектакльгә язылган музыка авторы . РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1951 елның 25 августында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында музыка сөюче ишле гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисе — Васил Әхмәтшин, агроном, скрипкада уйнаучы, әнисе — Ольга Никита кызы Демьянова, рус һәм татар җырларын башкаручы. Өлкән абыйсы Валерий гитарада, кече абыйсы Виктор мандолинада, Вәсим үзе думбырада һәм гармунда уйныйлар. Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын (1966), Әлмәт музыка укуханәсенең (хәзерге Әлмәт музыка көллияте) торба классын (1970, укытучысы — тромбонда һәм виолончельдә уйнаучы Ринат Шаһиев), читтән торып, Казан мәдәният институтын (1988) тәмамлый. 1971-1973 елларда хәрби хезмәттә була.
1970 елда, Әлмәт музыка укуханәсен тәмамлагач, Сарман балалар музыка мәктәбендә (хәзерге Сарман балалар сәнгать мәктәбе) укыта башлый.
1973-1976 елларда Минзәлә шәһәре балалар музыка мәктәбе укытучысы булып эшли һәм район мәдәният йорты каршында балалар һәм зурлар тынлы оркестрлары белән җитәкчелек итә.
1976-1984 елларда Мамадыш шәһәре балалар музыка мәктәбе укытучысы һәм шәһәрдә 1976 елда төзелгән яңа мәдәният йортының «Нократ» (рус. Нухрат) вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе.
1984 елдан Чаллыда яши һәм эшли: 3нче балалар музыка мәктәбе укытучысы, 1999-2000 елларда 13нче татар сәнгать мәктәбе директоры, 3нче музыка мәктәбе (Биклән мәктәбендә) җитәкчесе.
Минзәләдә оештырган татар халык уен кораллары ансамбле репертуарындагы «Сабантуй иртәсе» музыкаль композициясе Татарстан радиосы «алтын» фондына керә.
1976-1977 елларда композитор буларак беренче адымнарын ясый һәм төрле елларда 200дән артык җыр яза. Мамадышта беренче язган җырлары — «Кошларым» (Мамадыш шагыйрәсе Нәкыя Йосыпова сүзләренә, Әлфия Авзалова репертуары), «Ана турында баллада» (Чәчкә Хөснетдинова), «Аңлашу» (Рәдиф Гаташ) һ. б.
1980-1990 елларда «Гашыйклар тавында» (Илдар Юзеев сүзләренә), «Ялгыз гармун» (Фаил Шәфигуллин), «Татарлар, берләшегез» (Айдар Хәлим) һ. б. җырлары популяр була. Күп кенә җырларын, беренче булып, хатыны — Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залы җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина башкара.
Татар театрлары өчен 35 спектакльгә музыка яза: «Юллар ярда өзелә», «Сафиулла» (Әлмәт театры), «Өй салуның ние бар», «Безнең авыл Робинзоны» (Минзәлә театры), Ырынбур, Чаллы драма театрлары һәм Чаллы курчак театрының күп кенә спектакльләренең һ. б. көй авторы.
«Изге Болгарда» кинофильмының («Ак бүре» киностудиясе, Чаллы) музыка авторы.
Балалар өчен «Әтәч нигә кычкыра» мюзиклы (Зөләйха Минһаҗева либреттосы) яза.
Чаллының 3нче, 8нче балалар музыка мәктәпләрендә оештырган тынлы оркестрлар өчен үзе инструменталь әсәрләр, җырлар (мәсәлән, Галимҗан Латыйп сүзләренә «Барган идем урманга», Илдар Юзеев сүзләренә «Һәй, һәй») иҗат итә.
«Татарча да яхшы бел» дәреслеге өчен фонохрестоматия (компакт-дискта) төзүче төркем җитәкчесе була.
Хатыны җырчы Асия Әхмәтшина, Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Вәсим Әхмәтшин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.