Хәйдәр Бигичев: татар җырчысы

Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы.

Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х. Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.

Хәйдәр Бигичев
Хәйдәр Бигичев: Биография, Бүләкләр, Искәрмәләр
Туган телдә исем Хәйдәр Әббәс улы Бегичев
Туган 16 июнь 1949(1949-06-16)
РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы
Үлгән 13 ноябрь 1998(1998-11-13) (49 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы (тенор)
Җефет Зөһрә Сәхәбиева
Балалар улы Айдар
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе Татарстанның халык артистыРСФСР атказанган артисты
Сайт xajdar.htm

Хәйдәр Бигичев: Биография, Бүләкләр, Искәрмәләр Хәйдәр Бигичев Викиҗыентыкта

Биография

Хәйдәр Бигичев: Биография, Бүләкләр, Искәрмәләр 
Хәйдәр Бигичевның туган йорты

Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наёмщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.

1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.

2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

Хәйдәр Бигичев: Биография, Бүләкләр, Искәрмәләр 
Уразавылда куелган бүс. 2016

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Искәрмәләр

  • Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Хәйдәр Бигичев БиографияХәйдәр Бигичев БүләкләрХәйдәр Бигичев ИскәрмәләрХәйдәр Бигичев ЧыганакларХәйдәр Бигичев СылтамаларХәйдәр Бигичев Шулай ук карагызХәйдәр Бигичев13 ноябрь16 июнь1949 ел1980 ел1984 ел1986 ел1998 елГорький өлкәсеКазанКызыл Октябрь районыРоссияРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыСовет Социалистик Җөмһүриятләр БерлегеТАССР халык артистыТатарТатар халык җырларыТатарстанТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеЧүмбәли

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Urıs yazı2024 елгы UCI дөнья турыПольшаМөхәммәт пәйгамбәрАнна ДыбоАурупа берлегеТехас (штат)Беренче театр (спектакль)ОхшашлыкЯпон телеБәкабадМишель ОбамаЛатин телеРабит БатуллаКазан«Крокус Сити Холлда» һөҗүмИсем (сүз төркеме)Флера ТархановаДжозеф БайденБуддизм2004 елЭлвуд-Сити (Пенсильвания)Туфан МиңнуллинEva ElfieБеларусияDonald TrampКазан ханлыгыМөгезле эре терлекМәгариф (журнал)Имән1528 елСанак төймәсарыКока-КолаСтерлиң фунтыRRADШакир ИзмайловБолгарияКүкәйВертуManuel NoyerЕкатерина ШульманКасыйм татарлары авылларыИл-76Гаяз ИсхакыйИрләр җенес әгъзасыФәлсәфәШартнамәИмам ШәфигыйКадыйр СибгатуллинКлиматВидовBreak (төймә)МөнәҗәтКоръәнEmmanuel MakronҮлемКипр РеспубликасыТеатрБерләшкән Гарәп ӘмирлекләреАйдар ФәйзрахмановПачентроМузыкаАКШ доллары1999 елҺарун әл-РәшидНаил Нәбиуллин (1989)Lorentso OrsettiXalıqara ğälämi stantsiä1391 елШура (журнал)Телекоммуникация🡆 More