Җамбыл өлкәсе (каз.
Административ үзәге һәм иң эре шәһәре – Тараз шәһәре. Өлкәдә барлыгы 10 район, 4 шәһәр, 153 бистә һәм авыл округларында 379 авыл бар.
Җамбыл өлкәсе | |
каз. Жамбыл облысы | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1939 |
---|---|
Рәсми исем | Жамбылская область |
Дәүләт | Казакъстан |
Башкала | Тараз |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Сәгать поясы | UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d] |
Геомәгълүматлар | Data:Kazakhstan/Jambyl.map |
Хөкүмәт башлыгы | Кокрекбаев, Карим Насбекович[d] |
Халык саны | 1 071 645 |
Нәрсә белән чиктәш | Талас өлкәсе, Караганды өлкәсе һәм Чөй өлкәсе |
Кулланылган тел | Дунган теле |
Мәйдан | 144 264 км² |
Почта индексы | 080000 |
Рәсми веб-сайт | gov.kz/memleket/entities/zhambyl |
Җирле телефон коды | 7262 |
Номер тамгасы коды | H һәм 08 |
Җамбыл өлкәсе Викиҗыентыкта |
Өлкә исеме аның административ үзәге – казакъ һәм совет шагыйре, акын, икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941) Җамбыл Җабаев хөрмәтенә аталган Җамбыл шәһәре исеме буенча ясалган.
Географик яктан, өлкә территориясе нигездә тигез. Климаты шактый коры һәм континенталь.
Көнчыгышта – Алматы өлкәсе, көнбатышта – Төркестан өлкәсе, төньякта – Олытау һәм Караганды өлкәләре, көньякта – Кыргызстанның Талас һәм Шу өлкәләре белән чиктәш.
Җамбыл өлкәсенең территориясе Бетпакдаладан Тянь-Шаньга кадәр, Чу елгасыннан Каратауга кадәр сузыла. Мәйданы – 144,2 мең кв. км.
Өлкәнең флорасы һәм фаунасы бай һәм күптөрле. Үсемлек дөньясы 3 меңнән артык төрне эченә ала. Аучылык җир-суларының гомуми мәйданы 13,9 мең га тәшкил итә, аларда 40тан артык төрдә киек-хайван яши. 27,8 мең га мәйданны биләгән балык хуҗалыгы фонды 81 сулыктан тора, шуларның 59ы балык хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен яраклы. Зур сусаклагычлардан Тасүткел һәм Терс-Аши-Болак сусаклагычлары аерылып тора. Өлкә территориясендә 4 тыюлык эшли .
Җамбыл өлкәсе СССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 14 октябрендәге Указы белән оештырыла һәм үз составына тугыз районны кертә, шуларның алтысы Көньяк Казакъстан һәм өчесе Алматы өлкәсе составыннан бүлеп бирелә. Чу районыннан (үзәге Түле би авылы) бүленеп, Коктерек районы (үзәге Берлек авылы) ясала. 1971 елда Жанатас шәһәре өлкә карамагындагы шәһәр статусын ала.
1997 елның 8 гыйнварында Казакъстан Президенты Указы белән Җамбыл шәһәре исеме Тараз итеп үзгәртелә.
Өлкә 10 районга һәм 1 өлкә карамагындагы шәһәргә бүленгән (шәһәр администрациясе):
Өлкә карамагындагы 3 шәһәр ― Каратау, Жанатас, Шу.
1989 елгы җанисәп буенча Җамбыл өлкәсендә 1 038 667 кеше яшәгән. Милли состав: казакълар — 507 302, руслар — 275 424, алманнар — 70 150, украиннар — 33 903, дунганнар — 23 555, үзбәкләр — 21 512, төрекләр — 17 145, татарлар — 16 618, кореялеләр — 13 360, әзербайҗаннар — 11 653.
1989, кеше. | % | 1999 , кеше. | % | 2009 , кеше. | % | 2019, кеше. | % | |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
барлыгы | 1038667 | 100,00% | 988840 | 100,00% | 1022129 | 100,00% | 1125442 | 100,00% |
Казакълар | 507302 | 48,84% | 640346 | 64,76% | 729675 | 71,39% | 818487 | 72,73% |
Руслар | 275424 | 26,52% | 179258 | 18,13% | 122612 | 12,00% | 110013 | 9,78% |
Дунганнар | 23555 | 2,27% | 30333 | 3,07% | 43282 | 4,23% | 58560 | 5,20% |
Төрекләр | 17145 | 1,65% | 24823 | 2,51% | 29820 | 2,92% | 34290 | 3,05% |
Үзбәкләр | 21512 | 2,07% | 22501 | 2,28% | 24491 | 2,40% | 28441 | 2,53% |
Көрдләр | 8796 | 0,85% | 10855 | 1,10% | 13322 | 1,30% | 15474 | 1,37% |
Азәрбайҗаннар | 11653 | 1,12% | 10593 | 1,07% | 10781 | 1,05% | 12729 | 1,13% |
Кыргызлар | 5279 | 0,51% | 4966 | 0,50% | 7465 | 0,73% | 10507 | 0,93% |
Татарлар | 16618 | 1,60% | 12576 | 1,27% | 9263 | 0,91% | 8819 | 0,78% |
Кореялеләр | 13360 | 1,29% | 14000 | 1,42% | 9964 | 0,97% | 8636 | 0,77% |
Алманнар | 70150 | 6,75% | 11394 | 1,15% | 4394 | 0,43% | 4323 | 0,38% |
Украиннар | 33903 | 3,26% | 10013 | 1,01% | 5353 | 0,52% | 2737 | 0,24% |
Уйгырлар | 2805 | 0,27% | 2569 | 0,26% | 2534 | 0,25% | 2829 | 0,25% |
Чеченнар | 881 | 0,08% | 2438 | 0,25% | 2320 | 0,23% | 2221 | 0,20% |
Греклар | 9273 | 0,89% | 2024 | 0,20% | 1102 | 0,11% | 967 | 0,09% |
Таҗиклар | 633 | 0,06% | 692 | 0,07% | 619 | 0,06% | 740 | 0,07% |
Белоруслар | 3986 | 0,38% | 1481 | 0,15% | 602 | 0,06% | 388 | 0,03% |
башкалар | 16392 | 1,58% | 7978 | 0,81% | 4530 | 0,44% | 5 281 | 0,47% |
Өлкәнең тулаем продукты:
Өлкә территориясендә илнең 71,9% фосфоритларның баланстагы запасы, 68% фрюорит, 8,8% алтын, 3% бакыр, 0,7% уран тупланган. Өлкә төсле металларга, баритка, күмергә, ябык, тышлау өчен, һөнәрчелек өчен яраклы һәм техник ташларга, төзелеш материалларына бай. Өлкәдә берничә урында табигый газ ятмасы табылган. 2021 ел ахырына Җамбыл өлкәсендә газлаштыру дәрәҗәсе 88,6 % тәшкил иткән. Азык һәм техник тоз запаслары 10 млн тонна тәшкил итә.
Өлкәдә казакъ һәм рус драма театрлары, филармония, 5 музей, 219 китапханә, 143 клуб һәм мәдәният йорты эшли. 284 урынлык 10 кунакханә хезмәт күрсәтә. Җамбыл өлкәсендә эчке һәм халыкара туризм үсеше өчен зур мөмкинлекләр бар. Аның аша Бөек ефәк юлының бер участогы үтә. Тараз шәһәре территориясендә борынгы архитектура һәйкәлләре урнашкан. Шу районында Казакъстанның ЮНЕСКО бөтендөнья мирасына керүче объектлары бар.
Җамбыл өлкәсе хакимияте тарафыннан «Знамя труда» һәм «Ак жол» газеталары нәшер ителә.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җамбыл өлкәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.