Тыюлык – табигатьнең беренчел күренешен саклап калу максаты белән төзелгән, тулаем хуҗалык эшчәнлегеннән аерылган, аеруча сакланучы территория яки акватория.
Әйләнә-тирәлекне һәм кыргый табигатьне саклау турында беренче закон б.э. кадәр III гасырда Шри-Ланкада кабул ителгән дип санала. Шул вакытта ук Михинталь дигән җирдә, Деванампиятис патшасы тарафыннан беренче табигый тыюлыкка нигез салына.
Бүген Ишкел милли паркы буларак билгеле булган табигать саклау территориясе турында беренче мәгълүмат XIII гасырга кагыла. Ул вакытта Гарәп хәлифәлеге белән идарә итүче Хафсидлар династиясе күл тирәсендә аучылыкны тыя.
Урта гасырларда Аурупада байлар аучылык урыннары турында кайгыртканнар. В XIII гасырда галич-волын җирләре кенәзе Даниил Галицкий карар чыгара, аның буенча Беловежск һәм Цуман куе урманнарынвда тыюлык ясала. Алексей Михайлович Романов идарә иткән чорында Мәскәү шәһәре яннарында аучылыкка катгый тыю урнаштырыла.
"Аеруча саклана торган табигать территорияләре турында" федераль законы буенча дәлүт табигый тыюлыклары, табигый үзгәрешне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының генофондын саклау һәм күзәтү, максаты белән төзелгән, табигать саклау, фәнни-тикшеренү һәм эколого-мәгърифәтчелек учреждениеләре булып торалар..(урысча)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тыюлык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.