Шакир Мөхәммәтҗанов, Шакир Нигъмәт улы Мөхәммәтҗанов (1900-1972) — рәссам-график.
Беренче татар һөнәри рәссамнарыннан. ТАССР рәссамнар берлегенең беренче санлы әгъзалык таныклыгы аңа бирелгән (1935). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941).
Шакир Мөхәммәтҗанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Нигъмәт улы Мөхәммәтҗанов |
Туган | 1 гыйнвар 1900 Токмак, Җидесу өлкәсе, Төркистан, Россия империясе |
Үлгән | 22 октябрь 1972 (72 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | рәссам (график) |
1900 елның 1 гыйнварында Төркистан генерал-губернаторлыгының Җидесу өлкәсе (хәзерге Кыргызстан) Токмак авылында (1927 елдан шәһәр) туган. 1972 елның 22 октябрендә вафат.
1920-1924 елларда башта Ташкәнт университетында укый, аннары Казан университетының медицина факультетына укырга керә.
1925 елда Казан архитектура-сәнгать һөнәрханәләренә (1927 елдан - Казан сәнгать–театр техникумы) күчә, аны 1929 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Остазы - Бакый Урманче.
1931 -1960 елларда Казанда Татарстан китап нәшриятының графика бюросы (сәнгать редакциясе) җитәкчесе булып эшли. Күп кенә яшь рәссамнарны үз һөнәренә өйрәтә. Китап бизәү, литография, китап басу өлкәсендә яңалыклар керткәне өчен, күп тапкырлар бүләкләнә.
Казан рәссамнарын бердәм иҗади оешмага туплауга зур көч куя. Татарстан АССР рәссамнары берлеген оештыруда (1935 ел) башлап йөри. Берлекнең беренче санлы әгъзалык таныклыгын ала. 1936-1938 елларда берлекнең идарәсендә эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша. I Белорусия фронтының аерым химик саклану батальоны составында Польша һәм Алмания җирләрендәге сугышларда катнаша, Берлинга барып җитә.
ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941 ел).
Останың әсәрләре дөнья, гомумроссия, республика күргәзмәләрендә катнаша. Алар хәзер дә Татарстан сынлы сәнгатенең ретроспектив күргәзмәләрендә күрсәтелә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шакир Мөхәммәтҗанов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.