Чуңчиң, Чунцин (кыт.
重庆, пиньинь: Chóngqìng — «икеләтә тантана») — Кытай Халык Җөмһүриятенең көньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәр.
Чуңчиң | |
---|---|
Ил | Кытай Халык Җөмһүрияте |
Статус | Үзәккә буйсынучы шәһәр |
Координатлар | 29°33'0"тн, 106°30'25"кнч |
Башлык | Ху Хэнхуа[d] |
Мәйдан | 82 400 км² |
Милли состав | хань кытайлылар (94 %), туҗа (5 %), мяо (2 %) |
Сәгать кушагы | UTC+8 |
Телефон коды | 23 |
Автомобиль коды | 渝A, B, C, F, G, H |
ISO | CN-50 |
Кардәш шәһәрләр | Ономичи, Аддис-Абеба, Хиросима, Инчон, Bangkok, Пеканбару, Шираз, Тулуза, Лестер, Дүсселдорф, Воронеж, Запорожье өлкәсе, Сиәтл, Детройт, Торонто, Брисбен, Кордоба (правинсә), Бисау[d], Чинай, Чиангмай[d], Мпумаланга[d], Асуан[d], Сёр-Трёнделаг[d], Будапешт, Антверпен, Салвадор, Цюрих кантоны[d], Нвево-Леон (штат), Pnompen, Владимир, Кордоба һәм Нахчыван |
Аббревиатура | 渝, Yú |
Халык саны — 7 457 589 кеше (2014, шәһәрнең үзендә), Чуңчиң административ округы чикләрендә як. 29 575 000 кеше яши.
Җәлиңҗаң (Цзялинцзян) елгасының Янцзы елгасына кою урынында урнашкан. Транспорт юллары төене. Аэропорт, елга порты.
Шәһәргә б.э.к. 11 гасырда нигез салынган. Элек Җаңҗоу (Цзянчжоу) исем астында мәгълүм булган. 1189 елдан хәзерге исемен йөртә. 1937—1946 елларда Кытайның вакытлы башкаласы булган.
21 район (шул исәптә шәһәрнең үзендә 9), 13 өяз һәм 4 мөхтәри өяз.
Илнең эре сәүдә вә сәнәгать мәркәзләреннән берсе. Кара металлургия, сәнәгать җиһазлары, приборлар төзү, химия, резина, нефь эшеәртү, тукымачылык, азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Университет һәм башка югары уку йортлары, 2 җылылык электр станциясе, ГЕС каскады бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чуңчиң, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.