Хәлим Җәлалов

Хәлим Бәдри улы Җәлалов (Җәләлов), сәхнә псевдонимы Хәлим Җәләй (1940 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан ― 2021 елның 5 июле, РФ, ТР, Казан) — драма актеры, Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (1992).

«Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты (2021).

Хәлим Җәлалов
Хәлим Җәлалов
Туган телдә исем Хәлим Бәдри улы Җәлалов
Туган 27 апрель 1940(1940-04-27)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Олы Солтан
Үлгән 5 июль 2021(2021-07-05) (81 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Маршал Чуйков урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Хәлим Җәлалов/Хәлим Җәлалов ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты -1992 (1992) «Тантана» премиясе - 2021 (2021)
Абдулла Алиш премиясе

Хәлим Җәлалов Хәлим Җәлалов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Хәлим Җәлалов Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.

1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт “М. Җәлил”), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев “Җиргә тапшырылган серләр”), Гайфи (Х. Вахит “Күк капусы ачылса”) һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.

Х. Җәлалов әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның “Провиния мәзәкләре” китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган “Корчаңгы тай һәм таз малай” (1993), “Шәрә бүре” кебек китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.

2021 елның 5 июлендә Казанда 81 яшендә вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Искәрмәләр

  • Җәләлов Хәлим Бәдри улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 97нче бит
  • Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат. Азатлык радиосы, 5.07.2021
  • Тирән кайгы. Камал театры сайты, 5.07.2021
  • «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
  • Рифат Каюмов. Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылы мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исеме бирелде. Татар-информ, 12.12.2023
  • Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Хәлим Җәлалов Тәрҗемәи хәлеХәлим Җәлалов Бүләкләре, мактаулы исемнәреХәлим Җәлалов ХәтерХәлим Җәлалов ИскәрмәләрХәлим Җәлалов СылтамаларХәлим Җәлалов Шулай ук карагызХәлим Җәлалов1940 ел2021 ел27 апрель5 июль«Тантана» премиясеБалык Бистәсе районыКазанКамал театрыОлы СолтанРСФСРРФСССРТАССРТРТатарстанның халык артистыХәлим Җәләй

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    19 март2017 елРәшит Мостафин2015 елYonten GialtsoДәүләтша утарыЙолдыз МиңнуллинаХосусыйлаштыруСтефан РозмарынXXVII гасыр (б. э. к.)Икенче бөтендөнья сугышыАсия ГалиеваФәнВойцех ЯрузельскийҺиҗри тәкъвимПодкастРөстәм ЗакировБерләшкән Милләтләр Оешмасы2020 елСарман районыМәскәү кремлеЗөлфәт ЗиннуровЛәбиб ЛеронБонк (гмина Карсин)Айдар Юнысов (1987)18 сентябрьУкраинаКазанРобагыйMOB4Халык сәламәтлелеге1802 елLiktor1447 ел1975 елТатар халык җырлары1991 елӘкчин (станция)1393 елВикиҗыентыкНәҗип БәдретдиновРоссия Федерациясенең дәүләт гербы16 августАнглияБаш битБразилияАКШРазил ВәлиевСтароганькиноÜzäk bankДөньяЛәис Зөлкарнәев1420 елEva ElfieГүзәл ШакирҗановаИлдар СибгатуллинСаҗидә Сөләйманова премиясеКарабүрек1429 елЗөһрә СәхәбиеваДмитрий МенделеевОполеVk.comПәнҗешәмбеПриют (станция)🡆 More