Хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова: хоккейчы

Фәнүзә Фәһим кызы Кадыйрова (1998 елның 6 апрелендә туган, Сәрдекбаш, Кукмара районы, Татарстан) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаучы Россия хоккейчысы.

Россия җыелма командасы әгъзасы.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова: Карьера, Шәхси тормышы, Искәрмәләр Россия
Туу датасы 6 апрель 1998(1998-04-06) (26 яшь)
Туу урыны Кукмара, Татарстан, Россия
Һөнәр төре алкалы һоккей уйнаучы
Такымда позициясе һөҗүмче[d]
Масса 132 Фунт
Спорт төре алкалы хоккей
Сугу кулы левый[d]

Карьера

Кадыйрова Фәнүзә Фәһим кызы 1998 елның 6 апрелендә Татарстанның Кукмара районы Сардек-Баш авылында туган. Биш яшьтән тимераякта шуу белән шөгыльләнә башлый. Башта әтисе Фәһим Кадыйров җитәкчелегендә, ә соңрак Илнур Галимҗановның “Орион” клубында (Кукмара) хоккей белән шөгыльләнә башлый. Җиденче сыйныфтан Казанда Сергей Николаевич Столбун җитәкчелегендә күнегүләрдә шөгыльләнә. 2012 елдан "Арктик-Университет" (Ухта) клубы өчен чыгыш ясый, команданың вице-капитаны булып тора.. 2017 елда Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлар матчында катнаша.

Россия яшүсмерләр җыелма командасы өчен уеннарда катнаша. 2015 елгы дөнья чемпионатында бронза призёр була, чирекфиналда Финляндия командасы капкасына ике хәлиткеч гол кертә һәм 0:3 исәбе белән 4:3 исәбенә кадәр уйнарга ярдәм булышлык итә, шулай ук ярымфиналда һәм өченче урын өчен матчта гол кертә. Турнирда Россия җыелма командасының иң яхшы һөҗүмчесе дип таныла, символик турнир җыелмасына һәм чемпионатның 8 очко (5 + 3) белән иң яхшы бомбардирлары бишлегенә керде. 2016 елда яшьләр җыелма командасы капитаны була.

Фәнүзә Кадыйрова 2015 елдан башлап Россиянең өлкәннәр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2016 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, шулай ук 2015 һәм 2017 еллар чемпионатларында катнаша. 2017 елгы кышкы Универсиада җиңүчесе була.

2022 елгы Пекин Олимпиадасында

2022 елның 4 февралендә Кытай башкаласы Пекинда башланган Кышкы Олимпия уеннарында Россиянең хоккей буенча хатын-кызлар командасында Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» клубы исеменнән һөҗүмче буларак чыгыш ясый. Пекин Олимпиадасы ― Ф. Кадыйрова өчен икенче Олимпия уеннары. 2018 елда Россия командасы составында Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узган XXIII Кышкы Олимпия уеннарында катнашкан.

Шәхси тормышы

Әтисе Фәхим Кадыйров һәвәскәр дәрәҗәдә хоккей уенчысы була. Абыйсы Булат Кадыйров, НХЛ-да Әлмәтнең "Спутник" командасы өчен уйнаучы була.

Искәрмәләр

  • КАДИРОВА ФАНУЗА, archived from the original on 2020-04-07, retrieved 2020-04-07 
  • Юная хоккеистка из Кукмора произвела фурор в Америке
  • Фануза Кадирова стала лучшей хоккеисткой сборной России в стартовой игре чемпионата мира
  • Пекин Олимпиадасында татар спортчылары. Азатлык радиосы, 4.02.2022
  • Тышкы сылтамалар

    Ссылки

    Tags:

    Хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова КарьераХоккейчы Фәнүзә Кадыйрова Шәхси тормышыХоккейчы Фәнүзә Кадыйрова ИскәрмәләрХоккейчы Фәнүзә Кадыйрова Тышкы сылтамаларХоккейчы Фәнүзә Кадыйрова СсылкиХоккейчы Фәнүзә КадыйроваКукмара районыСәрдекбашТатарстан

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ТелекоммуникацияВил СаттаровСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеМария ДомбровскаяИлһам Шакиров2017 елСергей Скрябин1989 елКазтрансстройНурмиевШәүкәт ГалиевТереза Ана2013 елЛим Ки-йонгОтто фон БисмаркИлдар КыямовЛайош КошутЧулпан ЗарифМиңнекәевZari ElmasänКалифорния (штат)Рәсим БаксиковГалимҗан ИбраһимовГөлназ НәүмәтоваBoeing 737Пифагор1932 елКарина ЭвнДмитрий Менделеев1420 елКазан (гаилә үзәге)Разил ВәлиевНиколай Калашников1848 елТуфан МиңнуллинМинтимер ШәймиевСугышСаҗидә СөләймановаТатар халык җырлары (китап)Гарифә БуранголоваЧиксезлекМәккәБеренче май (бәйрәм)ТөсДуван районы татар авылларыСөембикә манарасыӘкчин (станция)ГибралтарМәхмүт НигъмәтҗановҮзбәкстанӘлмәтнефтьҺераклитМуса Җәлил биографиясеФредерик Шопен1966 елАлюминийБәхрәйнШафран (станция)Иммануил КантXXVIII гасыр (б. э. к.)2018 елМаксим БатыревКыйссаи Йосыф (китап)ТөшенчәАллаһКүренмә нурланышИкътисади либерализмКазан-Бөгелмә тимер юлыInternet Movie Database1961 елДанила КашинПрограммистлар көне🡆 More