Фәния Чанышева, Фәния Гафар (Габделгафар) кызы Чанышева, баш. Фәниә Ғәбделғафар ҡыҙы Чанышева, рус. Чанышева Фания Гафаровна (Габделгафаровна) (1926 елның 1 сентябре, БАССР, Бәләбәй кантоны, Иске Күзәй — 2018 елның 14 апреле, Уфа) — шагыйрә, прозаик, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980 елдан).
Фәния Чанышева | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Фәния Габделгафар кызы Чанышева |
Туу датасы: | 1 сентябрь 1926 |
Туу урыны: | |
Үлем датасы: | 14 апрель 2018 (91 яшь) |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ Русия |
Эшчәнлек төре: | язучы, укытучы |
Иҗат итү еллары: | 1968-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия, проза |
Жанр: | шигырь, повесть |
Иҗат итү теле: | татар теле, башкорт теле |
Дебют: | «Гомер мизгелләре» (1974) |
Премияләр: | Г. Рамазанов премиясе (2006) |
Яшәү җире | Күзәй |
1926 елның 1 сентябрендә БАССР Бәләбәй кантонындагы (хәзерге Бүздәк районы) данлыклы татар авылы Иске Күзәйдә тугыз балалы гаиләдә туган. Әдәбиятка килүендә өяз писере булып эшләгән әтисе Габделгафарның шифалы йогынтысы зур булган. Мәктәпне (аттестатсыз) тәмамлагач, бераз ындыр табагы мөдире булып эшләп ала. Соңыннан Уфага барып, К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтына (1957 елдан Башкорт дәүләт университеты) укырга керә. Татар кызын тарих-филология факультетыннан, анда кеше күп дигән сәбәп белән, әдәбият факультетының башкорт бүлегенә сайлап алалар. Бу борылыш алдагы язмышын хәл итә. Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазанов, Рифкать Мәхмүтов, Фәрит Исәнгулов, Агиш Гыйрфан белән бергә укый.
Ныклап иҗатка кереп китүе 1968 елда була. Шигырьләре башта татар телендә «Кызыл таң» газетасында басыла. Беренче кулъязмасына шагыйрь Марат Кәримов яхшы бәя куеп, нәшриятка бирә. Шуннан соң шигырь һәм проза җыентыклары бер тоткарлыксыз нәшер ителеп килә. Шигырьләренә композиторлар (Т.М. Шәрипов һ.б.) көйләр язган.
Ире Гыйлемдар Рамазанов (1923-1993)
2018 елның 14 апрелендә Уфада 93нче яшендә вафат булды .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәния Чанышева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.