Кыйгы Районы

Кыйгы районы — Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Салават, Дуан, Мәчетле, Балакатай районнары белән, Чиләбе өлкәсенең Сатка районы белән чиктәш. Район үзәге – Югары Кыйгы авылы, ул Уфадан 265 км ераклыкта, Сулея тимер юл станциясенә кадәр 44 км. Кыйгы районы 39 авылны берләштерә.

Кыйгы районы
Герб
Кыйгы Районы
Байрак
Кыйгы Районы
Ил

Кыйгы Районы Россия

Статус

муниципаль район

Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Югары Кыйгы

Нигезләү датасы

1930 ел

Администрация башлыгы

Хәрисов Рафик

Халык саны  (2010)

19 064 человек

Мәйдан

1688 км²

Сәгать поясы

+6

http://www.kigiadm.ru

Район аша Бөре-Мәсәгуть-Сатка, Югары Кыйгы-Яңа Балакатай автоюллары уза.

Кыйгы районы 1930 елның 20 августында төзелгән. 1940 елга кадәр Югары Кыйгы районы дип атала. Ул вакытта районда 90 авыл була, 27945 кеше яши. 1933 елга кадәр Кыйгы районының үз урта мәктәбе дә булмый. Балалар 4 сыныфтан соң укуын дәвам итәр өчен күрше Лаклы, Миәшагар, Лагыр авылларына йөргән.

Географик сыйфатлама

Кыйгы районының көнбатыш өлеше аша Әй елгасы агып ята. Каратуфраклар һәм кара-көлсу урман туфраклар. Файдалы казылмалардан кызыл балчык, ком, акташ (известняк), төзелеш ташы, кайрак песчаник ташы. Торф сазлыклары бар. 43 мең га урман бар (районның 22,5%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 93,7 мең га тәшкил итә. Шулардан 67,7 мең га – басу җирләре, көтүлекләр – 15,2 мең га, печәнлекләр 10,4 мең га.

Халык һәм тел

Кыйгы районында күпчелекне татарлар тәшкил итә. 1989 ел халык исәбен алганда биредә 57,5% татар яшәгән, 2002 ел саны алуы буенча да татарлар күпчелектә – 52,3%, 41% башкортлар, 5% — руслар.

Кыйгы татарлары сөйләше урта диалект сөйләшләренә, аеруча, минзәлә, бөре, пермь татарлары, эчкен сөйләшләренә якын тора һәм, өлешчә, көнбатыш һәм көнчыгыш диалекты белән уртаклык күрсәтә. Шул ук вакытта, башкорт сөйләшләренең дә йогынтысы зур. Кыйгы татарлары сөйләшенең төп үзенчәлекләрнең берсе – әдәби телдә бит, ич кушымчасы урынына кый кушымчасын кушый сөйләшү. Салават һәм Кыйгы районнарында яшәүче кый-халкы үзен татар итеп саный.

Демография

Халык саны
200220082009201020122013201420152016
19 82519 20219 13819 13718 91818 62018 28618 00717 582

Матбугат

Халыкның күпчелеген татарлар тәшкил итүгә карамастан, Кыйгы районында рус һәм башкорт телләрендә генә газеталар чыга. Заманында район гәзитен оештырырга Уфадан язучы Сәйфи Кудаш килеп төшә. 1930 елның 2 декабрендә аның катнашлыгында чыккан «Колхоз көче» гәзите – беренче район басмаларының берсе.

Сәнгать

1934 елдан Кыйгы театры эшләп килә. Башта ул колхоз-совхоз статусын йөртә. 1959 елдан – Кыйгы халык театры. 1997 елдан Гыймалетдин Минһаҗев исемен йөртә. Аның сәхнәсендә беренче адымнарын булачак җырчы Фәридә Кудашева, артист Хәй Фәхриев ясыйлар.

Танылган кешеләр

Кыйгы районы кечкенәлегенә һәм үзәкләрдән ерак урнашуына карамастан, бик күп зур шәхесләрен биргән:

Икътисад

Соңгы вакытларда районда эш бирүче опредприятие һәм оешмаларның эреләндерүе күзәтелә. Районда участоклар яки аерым белгечләр генә калдырыла. Әйтик, «Башавтотранс»ның Кыйгы филиалы, «Газсервис», Роспотребнадзор, район элемтә бүлеге, Кыйгы районы «Башкортстанстат» оешмалары Дуан районында күчерелгәннәр. Салават районына Югары Кыйгы «Почта России» бүлеге, «Башнефтепродукт» Кыйгы филиалы, Кыйгы урманчылыгы. Балакатай районына «Батыр» кулланучылар җәмгыяте, «Хлебопек» кулланучылар җәмгыяте «күчте».

2010 елда ГУП «Башкортавтодор» Кыйгы филиалын ябып, 20 квалификацияле эшчене оптимальләштергән.

Районда шулай итеп җитештерү тармагында бары тик кече предприятиеләр генә калган.

Мәгариф

2010 елда Кыйгы районында 20: 14 урта, 6 төп мәктәп эшләде. 2546 бала мәктәпкә йөргән.

Искәрмәләр

Чыганаклар

20 август – район барлыкка килүгә 80 ел(үле сылтама) (рус.)

Tags:

Кыйгы Районы Географик сыйфатламаКыйгы Районы Халык һәм телКыйгы Районы ДемографияКыйгы Районы МатбугатКыйгы Районы СәнгатьКыйгы Районы Танылган кешеләрКыйгы Районы ИкътисадКыйгы Районы МәгарифКыйгы Районы ИскәрмәләрКыйгы Районы ЧыганакларКыйгы РайоныБалакатай районыБашкортстанДуан районыМәчетле районыСалават районыУфаЧиләбе өлкәсеЮгары Кыйгы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Өчпочмак (ризык)Ләис ЗөлкарнәевКолленьоЗиянчура районыЮрий КамалтыновТаркуйния.aiИрләр җенес әгъзасыБрайль шрифтыПермь крае мөселманнары Диния нәзарәтеГабделфәт Сафин1852 елEva ElfieТеатрПеруГөмре25 гыйнварGoogle1391 елМилош ЗеманСынык сызыкИлдар ӘхмәтовВладимир ПутинRRADГаяз ИсхакыйТимерКлассик механикаРоссия ФедерациясеГернсиТәмәке үсемлегеГрадец-КраловеМузыкаSün Yat-senРоверетоНовгород республикасыЯсалма интеллектБалтика (Самар өлкәсе)ТабуляцияҖини коэффициентыБилбаоЧехия һимныОчып төшүЭльмира ШәрифуллинаУаньи-ан-ВалуаДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеБалигъ булу яшеНәүрүзБоралакПавел КатенинҺейвалы27 декабрьМанго (җимеш)АтларМаҗарстанТелевидениеКипрBäñgäluruМарс (планета)Robert ŞumanWikiКамил ЗыятдиновРиваятьЯңа имләНидерландлар2004 елБайрак🡆 More