һәм
Салават районы | |
баш. Салауат районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Атама | Салауат районы |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Малаяз |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 26 566 (2010) |
Нәрсә белән чиктәш | Дыван районы, Кыйгы районы, Нуриман районы һәм Чиләбе өлкәсе |
Мәйдан | 2182 км² |
Почта индексы | 4524ХХ |
Җирле телефон коды | 34777 |
Салават районы Викиҗыентыкта |
Салават районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.
Районның зур өлеше Йөрүзән һәм Әй елгаларын аерган сырт өстендә урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Урал тауларының көнбатыш битләре сузылган. Көньяк-көнчыгышта Каратау сырты, төньяк-көнбатышта – Уфа платосы. Уртача биеклек – 370 м.
Бокситлар, известняк, цемент балчыгы һ.б. файдалы казылма чыганаклары бар.
Район җирләренең 63,9 мең гектарда урман каплый (31,6%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 107,9 мең га алып тора. Шулардан 66,9 меңе – басу җире, көтүлекләр – 26,6 мең, печәнлекләр – 14,3 мең га.
Малаяз районы 1935 елда Югары Кыйгы районыннан бүленеп чыга. Үзәге татарлар яшәгән Татар Малаязында була. 1939 елда авылда янгын чыгып, район идарәсе янып чыга. Шуны сылтау итеп, район идарәсен һәм бер өлеш исән калган корылмаларны Иске Михайловка авылына күчерәләр. Михайловка белән башкорт авылы Иске Каратаулы кушыла да, яңа торак урынына Малаяз дип исем кушалар (хәзер – район үзәк). 1941 елның 4 мартыннан район башкорт халкынынң милли батыры Салават Юлаев исемен йөртә.
Районда 60 авыл бар. 6 торак урынында 1 мең кешедән артык яши: Малаяз, Мөрсәлим, Аркавыл, Нәсибаш, Лаклы, Янгантау санаторие.
Район халкының милли составы
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 | |
башкортлар | 17 185 (52,2%) | 15 553 (59,9%) | 19 091 (67%) | |
татарлар | 9 861 (30%) | 7 635 (26,9%) | 6 306 (22,1%) | |
руслар | 2807 (9,8%) |
Татар авыллары – Нәсибаш, Татар Малаязы, Лаклы, Таймый, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново.
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
32 516 | ↘32 284 | ↘31 785 | ↘28 084 | ↘26 382 | ↗28 516 | ↘26 566 | ↘23 871 | ↘23 561 |
Районның авыл хуҗалыгы уҗым арышы, язгы ашлык, солы, арпа, бәрәңге үстерүдә, ит-сөт өчен эре мөгезле терлекчелектә, атчылыкта һәм дуңгызчылыкта махсуслаша.
Авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруда 22 зур хуҗалык, 43 игенче-фермер хуҗалык шөгыльләнә. Районда төзелеш материаллары өчен чимал чыгарыла. Мөрсәлимдә махсус вакташ («Башкиравтодор» өчен), ком-төзелеш известе («Башизвесть») чыгарыла, Яхьяда – вак таш карьеры. Мөрсәлимдә төзелеш өчен агач эшкәртелә.
Район казнасын дөньяда билгеле Янгантау шифаханәсе, Күргәзәк минераль аш-суын кою заводы баета.
Район юллар белән начар тәэмин ителгән. Кропачево-Малаяз-Мәсәгуть-Олы Ыкбаш; Малаяз – Югары Кыйгы –Яңа Балакатай юллары бар. Көньяктан район аша Уфа – Чиләбе тимер юлы уза.
Салават районында 1 башкорт гимназиясе, 14 тулы урта, 12 төп урта, 3 башлангыч, 9 башлангыч-филиал. Урта мәгариф мәктәпләрендә 3460 бала укый (2010 сентябре)
Татар теле Лаклы, Нәсибаш, Миәшагар, Шәрип тулы урта, Таймый 9-еллык мәктәпләрдә алып барыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Салават районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.