Фернан Магеллан

Ферна́н Магелла́н (порт.

Тарихка дөнья тирәли беренче сәяхәт кылган кеше буларак кергән.

Фернан Магеллан
Фернан Магеллан
Туган телдә исем порт. Fernão de Magalhães
исп. Fernando (Hernando) de Magallanes
Туган 1480
Траз-уж-Монтиш, Португалия
Үлгән 27 апрель 1521(1521-04-27)
Мактан утравы, Филипин
Үлем сәбәбе сугышта үлгән[d]
Милләт португал
Ватандашлыгы Португалия кыйраллыгы[d]
Һөнәре диңгезче
Җефет Беатрис Барбоза[d]
Ата-ана
  • Руй де Магальяйнш[d] (әти)
  • Alda de Mesquita[d] (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Битва при Мактане[d]
Хәрби дәрәҗә капитан
Фернан Магеллан

Фернан Магеллан Фернан Магеллан Викиҗыентыкта

Магелланның дөнья тирәли сәяхәте

Чыгышы буенча Магеллан португал булган. Франсишку де Алмейда җитәкчелегендә ул 1509 һәм 1511 елларда Малаккага (хәзер Малайзиядә) кадәр барып җитә.

Магеллан Молук утрауларына көнбатыш юл эзләү проектын Португалия короленә тәкъдим итә, ләкин Васко да Гама ачкан көнчыгыш юл кыскарак булганга күрә, король аның тәкъдимен кире кага.

Шуннан Магеллан Испаниягә күчеп китә һәм корольның хезмәтенә күчә. 1517 елда Испания короле Карл I аның көнбатыш юл проектын кабул итә.

Фернан Магеллан 
Сәяхәт юлы

Экспедиция кораблары

Магеллан кораблары түбәндәгеләр була: Адмирал Магеллан җитәкчелегендәге сукуышы 110 т булган «Тринидад»; «Сан-Антонио», 120 т, капитаны – Хуан де Картахен була; «Консепсьон», 90 т, капитаны – Гаспар де Кассада; «Виктория», 85 т, капитаны – Луис де Мендоса һәм «Сантьяго», 75 т, капитаны – Жуан Серрано.

Экспедициянең башы. Атлантик океан. Бразилия

1519 елның 20 сентябрендә команда саны 265 кеше булган биш корабтан торган Магеллан флотилиясе Санлукар-де-Баррамеда портыннан (Гвадалквивир елгасы тамагы) чыга, Фернан Магеллан экспедициясен башлап җибәрә.

Ике айдан кораблар Бразилия ярларына барып җитәләр һәм Америка материгы ярлары буйлап көньякка юл тоталар. 1520 елда алар Сан-Хулиан бухтасында кышлыйлар. Монда Магеллан Испаниягә әйләнеп кайту ягында торган фетнәчеләрне авырлык белән бастыра.

Магеллан бугазын ачу

1520 елның сентябрендә дүрт корабка калган экспедиция («Сантьяго» юлда һәлак була) көньякка юл тота. 1520 елның октябрь ахырында алар соңрак Магеллан бугазы дип аталган бугазга барып ирешәләр. Бугазны үтү авыр була, «Сан-Антонио» корабы, бугазны үткәч, үз белдеге белән Испаниягә кайтып китә.

Тын океан

Бугазны кичкәч, экспедиция Азиягә юнәлә. Аңа кадәр «Көньяк диңгез» дип аталган океанны Магеллан Тын океан дип атый. Экспедициядә катнашучылардан берсенең әйтүе буенча, бу атама бирүнең сәбәбе йөзү дәверендә анда бер давылның да чыкмавы булган. Өч айга сузылган кичүдә экипажның бер өлеше үлә. Яңадан фетнә кубарга тора.

Филипин утраулары. Магелланның үлеме

1521 елның язында Магеллан соңрак Филипин дип аталган утрауларга барып җитә. Магеллан ике идарәче арасында туган җирле конфликтта берсенең ягына күчә һәм 27 апрельдә сугышта һәлак була. Испания короле хакимияте астына күчкән Себу утравының раджасы, Магелланның үлеменнән файдаланып, испаннарны мәҗлескә чакыра һәм берничә дистә кешене үтертә. Берничә айдан кораблар Молук утрауларына барып җитәләр.

Фернан Магеллан 
«Виктория караккасының бүгенге копиясе»

Экспедициянең бүленүе. Кире кайту

Молук утрауларында тәмләткечләр сатып алына. Анда булганда испаннар Португалия короленең Магелланны качкын буларак игълан итүе турында ишетәләр. Шуңа күрә аның кораблары әсирлеккә алынырга тиеш була. «Консепсьон» ташланып ут төртелгән була. Бары тик ике кораб калган була. «Тринидад» көнчыгышка, испаннарның Панамадагы биләмәләренә юнәлә, ләкин каршы җил чыгып, алар кире кайтырга мәҗбүр булалар һәм португалларга әсирлеккә төшәләр. Испаннарның күпчелеге Һиндстанда сөргенлектә үлеп бетә. Хуан Себастьян Элькано җитәкчелегендәге «Виктория» корабы көнбатышка юл тота. Африканы көньяктан урап узып, 18 кеше өйләренә әйләнеп кайта.

Экспедициянең нәтиҗәләре

«Викториядә» китерелгән йөкне сатудан килгән акча белән чыгымнар капланып кына калмый, тагын гаять зур табыш китерә. Кешелек тарихында беренче дөнья тирәли сәяхәт кылынган була. Географик ачышлар ясала.

Tags:

Фернан Магеллан Магелланның дөнья тирәли сәяхәтеФернан Магеллан1480 ел1521 ел27 апрельДиңгезИспан телеИспанияПортугал телеПортугалияФилипин

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Күренмә нурланышХристианлыкТөрки халыкларГарифә БуранголоваИпекәй (китап)«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыАвстрияИталияАйрат ХәмитовТунисДәүләтша утарыКазан-Бөгелмә тимер юлыИндонезияМарат Әхмәтов (1954)Мөхәммәт Йосыф (1954)Кәбир МөхетдиновБашкорт телеBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан театрларыRayt bertuğannarЗилаер районыITPRIPL1Беларусь президентын сайлаулар (2020)Татарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыАдлер ТимергалинАфразияНәҗип ДумавиСанлы объект таныклыгы19 нчы мәктәп (Яр Чаллы)Бал кортыAntuan de Sent-EkzüperiРинат Вәлиев (1995)БагамаларЧиксезлекСынык сызыкШиңгәккүл (станция)Франц Друскис1897 елНигерДөнья дәүләтләре исемлегеЧуенчыМәккәУтыр, утыр, МәликәИльяс Кудашев-АшказарскийХосусыйлаштыруАКШ КонгрессыOman qultığıПифагорХалык сәламәтлелегеГабдулла (исем)Лиссабон«Мин татарча сөйләшәм» акциясеИсраилПьер ЭдельГөлдания ХәйруллинаХәйдәр СәйбаталовВикикитапPЭтносАвстралияӨЮрий БаранниковАлинә ШәрипҗановаXXX гасыр (б. э. к.)ГеометрияРәдиф Кашапов🡆 More