Термотөш реакциясе яки термотөш синтезы — җиңел атом төшләре җылылык хәрәкәтенең кинетик энергиясе исәбенә яңа авыррак төшкә берләшүе реакциясе.
Термотөш реакциясе | |
Кайда өйрәнелә | Төш физикасы |
---|---|
Термотөш реакциясе Викиҗыентыкта |
Термотөш реакциясе булсын өчен баштагы атом төшләре үзара электростатик этелү көче - Кулон барьерын җиңәргә тиеш.
Шуның өчен баштагы төшләрнең зур кинетик энергиясе булырга тиеш. Кинетик теория буенча матдәнең микрокисәкчекләрнең (атомнар, молекулалар, ионнар) кинетик энергиясе температурага туры килә.
Шуңа күрә матдәне җылытканда, микрокисәкчекләрнең кинетик энергиясе арта һәм термотөш реакциясе хасил була.
Атом төшләре уңай тамгалы коргыга ия. Зур ераклыкта уңай коргы электроннар тарафыннан экранлана. Ләкин ике төш берләшсен өчен алар көчле тәэсир итешү эш иткән арада якынлаша тиеш.
Шушы аралык төшнең чагыштырмача зурлыгына тиң һәм атомның зурлыгыннан шактый ким. Бу ераклыкта электрон сүрүләре төшнең уңай коргыларын экранламый инде һәм төшләр бик электростатик этеләләр.
Төшләр электростатик этелү көчләреннән өстенлек алып һәм бер-берсенә якынлашып зур кинетик энергиягә ия булырга тиеш. Бу энергия якынча 0,7 МэВ тәшкил итә һәм һәр төшкә 0,35 МэВ энергия туры килә.
Плазма температурасы 2*109 булганда, кисәкчекләрнең уртача кинетик энергиясе 0,35 МэВ тәшкил итә.
Ләкин температура байтак түбәнрәк булса да, аерым кисәкчекләрнең энергиясе 0,35 МэВ ка җитә ала, чөнки плазмада кисәкчекләр Максвелча бүленәләр. Аннан башка кисәкчекләр потенциаль барьерны туннель эффекты ярдәмендә үтәләр. Шуңа күрә кайбер термотөш реакцияләре температура берничә миллион градус тәшкил иткәндә дә пәйда булуы мөмкин.
Дейтерий-тритий берләшү реакциясен башласын өчен потенциаль барьер 0,1 МэВ тәшкил итә. Сутуар ионлашу энергиясе нибары 13 эВ.
Шуңа күрә термотөш реакциясендә катнашучы матдә тулысынча ионлашкан плазма була.
0,1 МэВ ка туры килүче температура якынча 109К тәшкил итә
Зур кисеме белән мөһим термотөш реакцияләре:
(1) | D | + | T | → | 4He | (3.5 MeV) | + | n | (14.1 MeV) | |||||||
(2) | D | + | D | → | T | (1.01 MeV) | + | p | (3.02 MeV) | (50 %) | ||||||
(3) | → | 3He | (0.82 MeV) | + | n | (2.45 MeV) | (50 %) | |||||||||
(4) | D | + | 3He | → | 4He | (3.6 MeV) | + | p | (14.7 MeV) | |||||||
(5) | T | + | T | → | 4He | + | 2 | n | + 11.3 MeV | |||||||
(6) | 3He | + | 3He | → | 4He | + | 2 | p | ||||||||
(7) | 3He | + | T | → | 4He | + | p | + | n | + 12.1 MeV | (51 %) | |||||
(8) | → | 4He | (4.8 MeV) | + | D | (9.5 MeV) | (43 %) | |||||||||
(9) | → | 4He | (0.5 MeV) | + | n | (1.9 MeV) | + | p | (11.9 MeV) | (6 %) | ||||||
(10) | D | + | 6Li | → | 2 | 4He | + 22.4 MeV - | |||||||||
(11) | p | + | 6Li | → | 4He | (1.7 MeV) | + | 3He | (2.3 MeV)- | |||||||
(12) | 3He | + | 6Li | → | 2 | 4He | + | p | + 16.9 MeV | |||||||
(13) | p | + | 11B | → | 3 | 4He | + 8.7 MeV | |||||||||
(14) | n | + | 6Li | → | 4He | + | T | + 4.8 MeV |
Термотөш реакциясе плазмага тискәре коргылы мюоннар кушу ярдәмендә җиңелрәк бара. Мюоннар µ− термотөш ягулыгы белән тәэсир иткәндә мезомолекулалар булдыралар, анда төшләр арасындагы ераклык ким, шуңа күрә синтез җиңелрәк бара.
Термотөш реакцияләре энергиянең чиксез чыганагы буларак кулланырга була, мәсәлән идарә ителешле термотөш синтезы технологиясендә, ләкин заманча технологик мөмкинлекләр сәнәгый масштабта идарә ителешле термотөш синтезын кулланырга бирми.
Идарә ителешсез термотөш реакциясе термотөш коралында кулланылган.
1952 елда АКШта, 1953 елда ССРБда термотөш коралы сынап каралган. Төш коралыннан аермалы буларак термотөш коралының егәрлеге чиксез диярлек, тик төш коргысы микъдарына бәйле.
Хәзерге вакытта Алманиядә Wendelstein 7-X дигән термотөш реакторы сынап карала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Термотөш реакциясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.