Таш дәвере яки Таш гасыры — кешелек тарихында иң борынгы мәдәни-тарихи чор.
Бу дәвердә төп хезмәт кораллары таштан ясалган (агач һәм сөяк шулай ук кулланылган). Таш дәвере барышында физик яктан хәзерге заман тибындагы кеше формалаша. Борынгы кешеләрнең баштагы ватаннары — Африка һәм Көньяк Азиядән Европа һәм Төньяк Азия киңлекләренә таралу процессы актив бара.
Таш дәверендә кеше ут табарга, кием-салым тегәргә, торак төзергә өйрәнә. Дәвер ахырына таба кеше җәнлек аулаудан, балык тотудан, азыкка яраклы нәрсәләр җыюдан игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүгә күчә.
Галимнәр тарафыннан Таш дәвере 3 чорга бүленә:
Шулай ук кайберәүләр энеолитны (бакыр дәвере) аерып чыгалар.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Stone Age (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Таш дәвере, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.