Кешеләр төркеменең үз рәсми аралашуда кулланылган тел вариантына стандарт тел (шулай ук стандарт диалект яки стандартлашкан диалект) диләр.
Вариантларның стандартлашу процессы грамматика һәм сүзлекләрдә лингвистик тасвирлану юлы белән урын ала. Җирле кирәкләргә генә хезмәт итү белән чикләнмәгән вариантка таләп туу сәбәпле, гадәттә сәүдә һәм хөкүмәт үзәкләрендә сөйләшүдә кулланылган җирле диалектлар стандартлаша.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Стандарт тел | |
Кайда өйрәнелә | социолингвистика[d] һәм стандартология[d] |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | әдәби тел, уртак тел[d] һәм графолект[d] |
Моның каршысы | халык теле[d] |
Стандарт тел Викиҗыентыкта |
Тел белеме буенча фәнни эшләрдә стандарт язу телен билгеләүче термин буларак еш алман Schriftsprache сүзе кулланыла.
Вариантның стандарт булуы өчен бердән бер таләп - аның рәсми урыннарда яки рәсми аралашуда кулланыла алуы. Стандарт телнең барлыкка килүе милли, мәдәни, сәяси һәм җәмгыяви бердәмлеккә ирешү теләге белән билгеләнә, чөнки барлык бу үзгәрешләр урын алуы өчен килешелгән, стандарт тел варианты кирәк дип санала.
Гадәттә стандарт телләрнең булган яклары:
Тел | Стандарт вариант | Кагыйдәләрен билгеләүче институт | Стандарт булмаган диалектлар |
---|---|---|---|
гарәпчә | стандарт гарәп теле | Көрьән, берничә гарәп теле академия | гарәп теле диалектлары |
африкаанс | стандарт африкаанс | en:Die Taalkommissie | африкаанс диалектлары |
голландча | стандарт голландча | en:Nederlandse Taalunie | нидерланд теле диалектлары |
каталанча | стандарт каталан теле, стандарт валенсия теле | en:Institut d'Estudis Catalans, en:Acadèmia Valenciana de la Llengua | каталан диалектлары |
кытайча | стандарт кытай теле | Милли тел кагыйдәләрен билгеләү комиссиясы (Кытай), Милли телләр комиссиясе (Тайвань), Мандарин диалектын популярлаштыру шурасы (Сингапур) | Кытай диалектлары |
фарсыча | фарсыча | en:فرهنگستان زبان و ادب فارسی | фарсы диалектлары |
французча | стандарт француз теле | en:Académie française, en:Office québécois de la langue française, en:Council for the Development of French in Louisiana | француз теле диалектлары |
алманча | стандарт алман теле, Швейцар стандарт алман теле, Австрия алман теле | en:Rat für deutsche Rechtschreibung | алман теле диалектлары |
хәзерге грек теле | стандарт грек теле | 1976 елда Константин Караманлис заманында кертелүе | хәзерге грек теле диалектлары |
хиндустани теле | станарт хинди, урду | en:Central Hindi Directorate, en:National Language Authority of Pakistan | хинди диалектлары |
македонча теле | стандарт македонча теле | en:Institute for Macedonian language "Krste Misirkov" | македонча диалектлары |
малайча | стандарт малай теле (Bahasa Malaysia/Melayu һәм Bahasa Indonesia үзенә алган Bahasa Baku) | en:Dewan Bahasa dan Pustaka, en:Majlis Bahasa Brunei–Indonesia–Malaysia | малай теле диалектлары |
Норвегия теле | en:Nynorsk, en:Bokmål | en:Språkrådet | Норвегия телләре диалектлары |
португальча | стандарт португал теле | en:Academia das Ciências de Lisboa, Classe de Letras, en:Academia Brasileira de Letras | португал теле диалектлары |
шведча | стандарт швед теле | en:Swedish Language Council, en:Svenska språkbyrån | швед теле диалектлары |
испанча | стандарт испан теле | en:Real Academia Española, en:Association of Spanish Language Academies | испан теле диалектлары |
татарча | стандарт татар теле | Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты | татар теле диалектлары |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Standard language (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Стандарт тел, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.