Тел – кешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын беркетү өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы.
Тел | |
Кайда өйрәнелә | тел белеме һәм социология языка[d] |
---|---|
Тема җәгърафиясе | лингвистик география[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Телләр[d] |
Моңа өлешчә туры килә | сөйләшү[d] |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Тел Викиҗыентыкта |
Бүтән аралашу формаларыннан аермалы буларак, тел хәрефләрне бер-берсе белән берләштереп, яңа мәгълүмат белдерергә мөмкин.
Кешеләрнең аралашу телендә хәрефләр буларак сүзләр һәм кул ишарәләре кулланыла. Шулай ук тел сакланып калу өчен язма рәвештә дә бирелергә һәм сакланырга мөмкин. Ишарәләр һәм интонациялар шулай ук мәгълүмат җиткерү өчен кулланыла, әмма аларны язма формага әйләндереп булмый. Кайбер ясалма, уйлап чыгарылган аралашу телләре тулысынча визуаль ишарәләрдән тора.
Дөньяда барлыгы 3-6 мең тел бар дип исәпләнә. Татар теле - Төрки телләр гайләсенә керә. Үзенең 6,8 миллионлап сөйләшүчесе белән, 100 иң киң кулланылган телләр исемлегенә керә.
Телләр дөньясында, төрара яки төрэче биологик көндәшлек (ингл.) һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр дөньясындагы империализм дип аталган феноменнары кебек үк, телләрара көндәшлек һәм лингвистик империализм (ингл.) феноменнары күзәтелә.
Аралашу телләреннән тыш, кешеләр шулай ук эсперанто, идо, интерлингва, клингон, ложбан телләре, программалау телләре һәм төрле математик формаль телләр сыман ясалма телләрне дә кулланалар.
"Баланың берәр телне яхшы үзләштерүе фәкать еш һәм озак вакыт дәвамында башкалар аның белән бу телдә аралашкан һәм аның бу телдә җавап бирүе көтелгән вазгыятьләрдә һәм мохитләрдә булуы аркасында гына мөмкин".
|
генетик үзенчәлекләре бәйлелеге исемлекләре
|
|
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тел, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.