Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (рус. Концертный зал имени Сары Садыковой) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы.
1988 елда төзелгән.
Директор (2004 елдан): Фәнил Салихов.
Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, Хәсән Туфан проспекты, 23.
концертлар залы | |
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы | |
концертлар залы | |
Урын | Татарстан, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, Х. Туфан проспекты, 23 |
Төзелеш | ???—1988 еллар |
Сайт | kzchelny.ru |
Концертлар залы бинасы 1988 елда төзелгән.
2000 елда күренекле композитор Сара Садыйкова (1906—1986) исемен мәңгеләштерү максатында, залга Яр Чаллы шәһәр шурасы карары белән Сара Садыйкова исеме бирелә.
Зал прокат залы буларак, Яр Чаллы шәһәрендә эстрада йолдызлары концертларын, КВН уеннарын үткәрү һәм спектакльләр кую өчен үзәк мәйдан булып хезмәт итә. Биредә шәһәр, төбәк күләмендәге барлык конкурслар (мәсәлән, «Сабантуе гүзәле» бәйгесе) финаллары, фестивальләр, иҗат кичәләре, юбилейлар, отчет концертлары һ. б. тамашалар уздырыла. Шулай ук татар һәм РФ эстрада йолдызларының гастроль концертлары уза.
Концертлар залы шәһәр үзәгендә урнашу сәбәпле (янәшәдә Яр Чаллы шәһәре хакимияте, җәмигъ мәчете), аңа һәртөрле җәмәгать транспортында җиңел килеп була.
Концерт залы ике катлы. Бинаның мәйданы 1 939,6 кв.м. Тамаша залында 766 урын.
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.