Яр Чаллы Үзәк Район

Үзәк район — Яр Чаллының территориаль бүленеш берәмлеге, Автозавод һәм Комсомол районнары арасында урнашкан.

Автозавод районы белән берлектә Яңа шәһәр дип йөртелә. Башка районнар кебек үк, үз составында ил өчен гадәти булмаган комплекслар (торак квартал-микрорайоннар) бар. Территориясе буенча шәһәрнең иң зур булмаган районы һәм шул үк вакытта халык саны буенча иң зур район булып тора.

Үзәк район
Дәүләт Яр Чаллы Үзәк Район Россия
Административ-территориаль берәмлек Чаллы
Халык саны 198 000 ± 1000
Мәйдан 53 км²
Рәсми веб-сайт nabchelny.ru/company/132
Харита сурәте
Җирле телефон коды 8552

Хакимият башлыгы:

Урнашу

Яр Чаллы Үзәк Район 
Мәскәү проспекты һәм Вахитов проспекты киселеше

Үзәк районга 1—8, 11—19, 31, 36—45, 56, 58, 59 комплекслар, Медгородок, 2 нче автоюлдан көньяк-көнбатышка таба урнашкан сәнәгать һәм коммуналь объектлар керә.

Комсомол һәм Үзәк район арасындагы чик 4 нче машиналар юлы буйлап «Орлов боҗрасы» транспорт чишелешенә кадәр, аннан соң 1 нче машиналар юлы буйлап Академик Королёв урамына кадәр, аннан соң Королёв урамы буйлап Чулман проспектына кадәр, аннары көньяк-көнбатышка таба Чулман проспекты дәвамы буенча Нариманов урамы дәвамына кадәр, аннан соң Нариманов урамы буенча Кама елгасы ягына таба бара.

Автозавод һәм Үзәк районнар арасындагы чик 2 нче машиналар юлы буйлап уза, аннан соң Хәсән Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектына кадәр, аннары Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектына кадәр, аннан соң Вахитов проспекты буенча Кама елгасына кадәр уза.

Яшәүчеләр

Үзәк районда яшиләр:

Яшәү сферасы

Яр Чаллы Үзәк Район 
«Сөембикә» торак комплексының 18 катлы манарасы

Үзәк районның торак өлкәсе 9 идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 440 торак йорттан тора:

  • «Электротехника» ҖЧҖ 4, 5, 6, 7, 56, 58, 59 комплекслар йортларына хезмәт күрсәтә;
  • «Махалля» ИК ҖЧҖ — 12, 13, 14, 31,37, 38, 39, 40, 41 комплекслар;
  • «Паритет» ЖУ ҖЧҖ — 42, 43, 44, 45 комплекслар;
  • «Ремжилстрой» ҖЧҖ — 11, 16, 17, 18 комплекслар;
  • «Чаллыстройремонт» ААҖ — 2, 3 комплекслар;
  • «Строим будущее» ҖЧҖ — 36, 37, 60 комплекслар;
  • «Тулай торак» МУП — 1 комплекс;
  • «Безнең йорт» ҖЧҖ — 9/21, 9/22, 42/14;
  • «Ключевое» ҖЧҖ — 59/19, 59/21.

2011 елда Үзәк районда файдалануга 7 яңа торак йорт тапшырылган — 9, 35, 36 һәм 60 комплексларда, шулай ук 3 балалар бакчасы ачылган (100, 102, 104 номерлылар).

Предприятиеләр

Үзәк район территориясендә күп санлы сәүдә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре урнашкан: «Бәхетле» сәүдә йорты, «Камилә» сәүдә йорты, «Нур-Баян» сәүдә йорты, «М-105» ҖЧҖ, «Чаллы-Холод» ААҖ, «Чаллы-икмәк» ЯАҖ, «Булгарпиво» ААҖ, «ТрансТехСервис» ПФ ЯАҖ, «Чаллы-Лада» ЯАҖ һ. б.

Район хакимияте

Үзәк район хакимиятенең, җирле үзидарә башкарма-боеру органының структур бүлекчәсе буларак, гамәлдәге законнар нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максаты булып тора.

Үзәк район администрациясе үз эшчәнлеген район Башкарма комитеты турындагы Нигезләмә һәм шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан түбәндәге төп юнәлешләр буенча аерым вәкаләтләр бирелгән нигезләмә нигезендә башкара:

  • халыкны кабул итү, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле чаралар күрү;
  • территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү;
  • социаль ярдәм күрсәтү һәм халыкны эш белән тәэмин итү;
  • районның йорт яны территорияләрен тиешле тәртиптә тоту, төзекләндерү һәм яшелләндерү;
  • торак-коммуналь хуҗалык объектларын тиешле тәртиптә тоту;
  • халыкны сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;
  • социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыру өчен барлык милек формаларындагы эшчәнлекне координацияләү, мобилизацион әзерлек мәсьәләләрен хәл итү.

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • Общая информация о Набережных Челнах. www.nabchelny.ru. әлеге чыганактан 2012-10-20 архивланды.
  • Обзорная статья о Центральном районе Набережных Челнов. www.nabchelny.ru. әлеге чыганактан 2012-11-24 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.
  • Центральный район Челнов подвёл итоги. www.kam.ru. әлеге чыганактан 2016-03-06 архивланды.
  • Tags:

    Яр Чаллы Үзәк Район УрнашуЯр Чаллы Үзәк Район ЯшәүчеләрЯр Чаллы Үзәк Район Яшәү сферасыЯр Чаллы Үзәк Район ПредприятиеләрЯр Чаллы Үзәк Район Район хакимиятеЯр Чаллы Үзәк Район ГалереяЯр Чаллы Үзәк Район Шулай ук карагызЯр Чаллы Үзәк Район ИскәрмәләрЯр Чаллы Үзәк РайонАвтозавод районы (Яр Чаллы)Комсомол районы (Яр Чаллы)Чаллы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Илдар Кыямов1000 (мәгънәләр)Әлфәт ЗакирҗановАлмаз Юнысов (1987)8 ноябрьӘфләтүнЗөһрә СәхәбиеваАганинОклахома (штат)Равил ШәрәфиевӘфганстанТашкабак (үсемлек)1529 елДацюань-Татар милли волостеВьет теле«Казан» милли-мәдәни үзәгеӘлдермештән Әлмәндәр (пьеса)Мөхәммәт ХәмзинИсландияЭтносМалайзияФәрит ГалиевФикрәт ТабиевЧиксезлекРинат Вәлиев (1995)Көньяк-Көнчыгыш АзияАристотельZari ElmasänТатмедиаAleksey NavalnıyПортугал телеӨБөек Ватан сугышыМуса Җәлил биографиясеКазан егетләре (төркем)Ризаэддин ФәхреддинКазакъстанҖәүдәт ХантимеровКазан-Бөгелмә тимер юлыӘнвәр НургалиевХалисә Мөдәррисова1500 елИнвесторГидравлик арбаПётр ЧайковскийХәбир ИбраһимБагамаларПрограммистлар көнеВәлиевРобагыйАйрат ХәмитовМәскәү өлкәсеЭлектроникаКәбир МөхетдиновЭстония гражданнары булмаганнарЗифа НагаеваЛәбиб Лерон1393 елСаҗидә СөләймановаБолгарияГлуховски (станция)BlogРәфис КорбанРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыВальхалла (дан залы)🡆 More