Хәсән Туфан проспекты (рус. проспект Хасана Туфана) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
ОКАТО коды: 92430000000.
Координатлары 55.7423 киңлек һәм 52.4028 озынлык буенча.
Озынлыгы көньяктан төньякка — 1,9 км, көнбатыштан көнчыгышка — 3,7 км.
Озынлык | 4,29 km |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Автозавод районы һәм Үзәк район |
Кисеп үтә | Мәскәү проспекты, Чулман проспекты, Тынычлык проспекты, Шамил Усманов урамы һәм Энтузиастлар бульвары |
Татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан (чын исеме Хисбулла Фәхри улы Гөлзизин-Хәзрәтов-Күсинов, 1900 — 1981) хөрмәтенә аталган урам.
Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан озын урам. Автозавод районы белән чик ясый. Чулман елгасына (Түбән Кама сусаклагычы) перпендикуляр төшүче урам. Машина төзү урамы белән киселештән башлана. Раскольников урамы белән киселештә тәмамлана. Җиңүнең 40 еллыгы урамы, Мәскәү проспекты, Тынычлык проспекты, Энтузиастлар бульвары, Төзүчеләр бульвары, Романтиклар бульвары, КАМАЗ-Мастер командасы урамы, Сөембикә проспекты, Шамил Усманов урамы, Чулман проспекты белән кисешә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хәсән Туфан проспекты (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.