Сазлык (яки саз, баткаклык) - җир өслегенең бик нык дымлы өлеше.
Сазлык дым яратучы үсемлекләр белән, мәсәлән мүк белән, капланган була. Бу үсемлек калдыклары исә, үз чиратында череп торф барлыкка китерәләр.Сазлыклар җир, туфрак артык дымлылык кичергән очракларда барлыкка киләләр. Аеруча бу дымлы климатлы төбәкләргә хас.
Сазлыкларда таркалып бетмәгән үсемлек калдыклары җыела һәм торф хасил була. Аккумуляция процессының таркалу процессыннан артуы - саз экосистемасын башкаларыннан аерып тора.
Барлык дымлы җир участоклары да сазлык булып саналмый, сазлык дип аталу өчен анда ким дигәндә 30 см торф катламы булырга тиеш.
Дөньяда иң зур сазлык булып, мәйданы 53000 кв.кмлы, Себердәге Васюган сазлыклары (рус. Васюганские болота) санала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сазлык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.