Роальд Даль (13 сентябрь 1916 — 23 ноябрь 1990) — Уэльс романисты һәм кыска хикәя язучысы.
Уэльсның Кардифф, Лландаф шәһәрендә норвег гаиләсендә туган Даль 1940-нчы елларда балалар китаплары арасында иң күп сатыла торган авторларның берсе. Чарли һәм шоколад фабрикасы исемле китабы премиягә лаек булды. Әлеге әсәрен дәвам итеп ул Чарли һәм зур пыяла лифт китабын яза. Шулай ук өченче китапны да яза башлый, ләкин тәмамлый алмый. Барлыгы дүрт премиясы бар.
Роальд Даль | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Roald Dahl |
Туган | 13 сентябрь 1916[…] Лландаф[d], Кардифф, Бөекбритания |
Үлгән | 23 ноябрь 1990[…] (74 яшь) Оксфорд, Англия, Бөекбритания |
Күмү урыны | Грейт-Миссенден[d] |
Яшәгән урын | Лландаф[d] Gipsy House[d] |
Ватандашлыгы | Норвегия Велс Бөекбритания |
Әлма-матер | Repton School[d] һәм The Cathedral School[d] |
Һөнәре | сценаричы, новеллачы, автобиограф, шагыйрь, навилис, балалар язучысы, язучы, лётчик-истребитель |
Җефет | Патриция Нил[d] һәм Felicity Dahl[d] |
Балалар | Даль, Оливия[d], Тесса Дал[d], Офелия Дал[d], Тео Дал[d] һәм Люси Дал[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Astri Dahl[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Хәрби дәрәҗә | лидер эскадрильи[d] һәм командир крыла[d] |
Ул 1916 елда Уэльсның Лландаф шәһәрендә туа. 1932-нче елда Британиянең танылган шәхси мәктәпләренең берсен тәмамлаганнан соң, университетка керер урынына, Канаданың Ньюфаундлента оештырылган экспедициягә кушыла. Ул Африкадагы Shell Oil Company компаниясендә эшли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танышкан романист С. С. Форестер киңәшен тынлап, Даль армияда кичергән хәлләрен хикәяләрдә тасвирлый башлый. Шуйлай итеп «Ливия өстендә атылды» исемле кыска әсәре барлыкка килә
Беренче китабы Гремлинс Уолт Дисней өчен язылган. Балалар китапларыннан тыш, Даль олылар өчен да иҗат итә. Ул 74 яшендә 1990 елның 23 ноябрендә Англиядә улә.
Даль кагыйдәләрне үтәмичә, әмма зирәклек белән язылган балалар китаплары һәм олылар өчен куркыныч хикәяләре белән бик яраталыган автордыр. Аның күп әсәрләре нигезендә фильмлар төшерелгән, һәм алар бөтен дөньяда күрсәтелә. Иң популяр китаплары арасында Чарли һәм шоколад фабрикасы, Чарлин һәм зур пыяла лифт, Гигант шапталы, Матильда һәм Сихерчеләр.
Ул 1953 елда Патриция Нилга өйләнә, аларның биш балалары була, ләкин 1983 елда алар аерылышалар. Шул ук елны ул Фелисит Энн д’Абру Кросландка өйләнә, үлеменә кадәр бергә торалар. Модель һәм автор Софи Даль — Роальд Дальның оныгы.
Автобиографиясендә Роальд Дальның балачагын тасвирлый. Башка бер китабында (Ялгыз бару) сугыш еллары белән бәйле тәҗрибәсе һәм хатирәләре чагылыш табалар.
Зур Миссенденда Роальд Даль музее бар. Анда Даль эшләренә багышлаган күргәзмә оештырылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Роальд Даль, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.