Рим Каланов (20 июль 1955 ел) — галим-хирург, онколог.
Медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1996). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1997), Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2005).
Рим Каланов | |
---|---|
Туган | 20 июль 1955 (68 яшь) Кызыл Кама районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия Башкортстан |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим, хирург, университет профессоры |
Рим Гариф улы Каланов 1955 елның 20 июлендә БАССР‑ның Краснокама районы Иске Нугай авылында туа.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алу теләге егетне Башкорт дәүләт медицина университетына алып килә, вузны ул 1980 елда тәмамлый. Диплом алганнан соң, хезмәт эшчәнлеген башлый һәм 1984 елга кадәр шунда эшли.
1989 елдан Башкорт дәүләт медицина институты, аннары, югары уку йортының атамасы үзгәртелгәч, Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, шул ук вакытта 1992 елдан Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб, 1995 елга кадәр бүлек мөдире булып эшли. 2012 елдан алып Рим Гариф улы хезмәт юлын Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсе табибы булып дәвам итә.
Каланов Рим Гариф 350‐дән артык фәнни хезмәт һәм 28 уйлап табу авторы, аның фәнни эшчәнлеге онкология, эренле хирургия, колопроктология өлкәсенә багышланган. Башкортстан Республикасының дәвалау практикасында Рим Гариф улы тарафыннан эшләнгән юан эчәк яман шешен хирургик дәвалау алымы кулланыла..
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рим Каланов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.