Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014).
Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).
Ренат Әюпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ренат Мирзахәсән улы Әюпов |
Туган | 28 март 1964 (60 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР Питрәч районы, Шәле |
Яшәгән урын | Минск урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | артист, режиссер |
Бүләк һәм премияләре | Гаяз Исхакый премиясе (2011) Дамир Сираҗиев премиясе (2015) |
1964 елның 28 мартында Татарстан АССРның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.
Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ренат Әюпов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.