Рамил Эльдар улы Гулиев (әзери. Ramil Eldar oğlu Quliyev; 1990 елның 29 мае, Бакы) — әзербайҗан чыгышлы төрек җиңел атлетикачысы, спринтер, 60 һәм 200 метр дистанцияләрдә Әзербайҗан һәм Төркия рекордчысы.
2009 елда Белградта узган Бөтендөнья Универсиадасында билгеләнгән 20,04 секундта яшьүсмерләр арасында Европа рекорды һәм Европа чемпионатлары рекорды (19,76 секунд) иясе. Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы булган Төркиянең беренче җиңел атлетикачысы һәм беренче Әзербайҗан спортчысы.
Рамил Гулиев | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Ramil Eldar oğlu Quliyev |
Туган | 29 май 1990 (33 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Яшәгән урын | Истанбул |
Ватандашлыгы | Төркия |
Һөнәре | эспринтир |
1990 елның 29 маенда Бакыда туган. Милләте буенча — әзербайҗан. Спортчының беренче тренеры аның әтисе — Эльдар Гулиев була. Әтисе вафат булганнан соң Россия җыелмасында рәсми эшләүче Олег Мухин аның тренеры була.
2010 елда, Әзербайҗан гражданины буларак, Гулиев Төркиянең «Фенербахче» клубы белән беръеллык контракт төзи. Гулиев өчен бу сезон, аның сүзләре буенча, «бик уңышсыз» була: йөрәк өянәге аркасында спортчының әтисе һәм тренеры Эльдар Гулиев вафат була, шулай ук травма ул травма ала. Шуңа күрә Гулиев Барселонадагы Европа чемпионатын калдырга мәҗбүр була.
2011 елның 4 апреленнән Төркия гражданлыгына ия, һәм шул вакыттан аның барлык нәтиҗәләре Төркиягә исәпләнә. Гулиев сүзләренчә, аңа Әзербайҗаннан китәргә туры килгән, чөнки «Җиңел атлетика федерациясе стипендия белән дә, тренировкалар белән дә бөтенләй булышмады». Төркиядән тыш, Гулиевның Россия өчен дә чыгыш ясау мөмкинлеге булган, әмма Россия Федерациясе җитәкчеләре, Рамил сүзләренчә, «эшне ахыргача җиткермәделәр».
Әзербайҗанның җиңел атлетика федерациясе Гулиевның спорт гражданлыгын алыштырырга теләгән карарыннан канәгатьсезлек белдергән, әмма моңа комачаулык итә алмаган. Төркиягә киткәннән соң, Әзербайҗан Гулиевне исәптән төшермәгән, шуның аркасында ул өч елга карантинга эләгә һәм халыкара ярышларда чыгыш ясый алмый, шул исәптән Лондондагы Олимпия уеннарын да калдыра. Бу чорда Гулиев бары тик эчке һәм зур булмаган коммерция ярышларында гына чыгыш ясаган, спортчы сүзләренчә, бу аның формасында чагылыш тапкан. Шулай ук Рамил Гулиев ахилл сеңерләргә операция ясаткан, аннан соң, аның сүзләренчә, кайбер күнегүләр ясау мөмкинлеге булмаган килеш, «бик авыр яңадан торгызылган».
Рамил Гулиев 60, 100, 200 һәм 300 метрга йөгерүдә Әзербайҗан һәм Төркия рекордчысы булып тора. Моннан тыш, Гулиев 2009 һәм 2015 елларда Европада иң яхшы нәтиҗәгә ия булган.
2007 елда үзенең 17 яшендә Рамил Гулиев Остравада узган егетләр арасында 200 метрга йөгерүдә көмеш призёр була. Шул ук елны Белградта ул Европа яшүсмерләр Олимпия фестивалендә 200 метр һәм 100 метрга йөгерүдә җиңүче була. Ике елдан соң ул Нови-Сад шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында Европа чемпионатында 200 һәм 100 метрга йөгерүдә алтын һәм көмеш медальләр яулый.
Белградта узган 2009 елгы һәм Кванджуда узган 2015 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарының җиңүчесе һәм ике тапкыр призёры. Ике тапкыр Урта диңгез уеннары призёры (2013 елда Мерсин шәһәрендә).
Берлинда узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында һәм Пекиндагы 2015 елгы җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында Рамил Гулиев 200 метрга йөгерүдә финалга чыга.
Пекиндагы 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарында һәм Рио-де-Жанейродагы 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. 2007 елда Чехиянең Острава шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призёры булып, 200 метр дистанциягә 20,72 секунд нәтиҗә белән Рамил Гулиев Әзербайҗан спортчыларыннан беренче булып 2008 елгы җәйге Олимпия уеннарына лицензия ала. «Кош оясы» стадионында узган әлеге Олимпия уеннарында Гулиев 200 метрга йөгерүдә көч сынаша. 17 августта беренчел раундта ул, 20,78 секунд нәтиҗә күрсәтеп, икенче булып килә, ул Бразилиядән Сандро Вианны уза, өченче булып килгән Нидерландның Антиль утрауларыннан Чуранди Мартинны узып китә, ләкин финишка беренче килгән Нигериядән Обинна Метага оттыра. Чирекфиналда исә Рамил, 20,66 секунд нәтиҗә күрсәтеп, 5 нче урынны ала һәм ярымфиналга чыга алмый.
2016 елда Рио-де-Жанейрода ир-атлар арасында 200 метрга ярымфинал йөгерешендә 20,09 нәтиҗәсе белән дүртенче килә. Финалда Гулиев, 20,43 секунд нәтиҗә күрсәтеп, соңгы сигезенче урынны ала. 2016 елда Амстердамда узган Европа чемпионатында 20,51 снәтиҗәсе белән ике йөз метрлы дистанциядә икенче була.
Ислам теләктәшлеге уеннары 2017 дә 100 һәм 200 метрга йөгерүдә җиңүче.
2017 елда Лондонда узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында 200 метрга йөгерүдә дөнья чемпионы. Рамил Гулиев үзенең җиңүен Әзербайҗан һәм Төркия флаглары астында бәйрәм иткән. Ярышлардан соң ук Гулиевны Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган, ә икенче көнне Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Әлиев котлый.
2018 елда Берлинда узган Европа чемпионатында 200 метрга йөгерүдә җиңү яулый. Финалда 19,76 секундта йөгереп, Рамил үзенең иң яхшы результатын яңарта һәм Европа чемпионатларының яңа рекордын куя. Ә 4х100 метрлы эстафетада ул Төркия җыелма командасына көмеш медаль китерә. Рамилгә эстафетаны төгәлләргә туры килә. Нәкъ менә соңгы метрларда Нидерландтан көндәшен узып киткән Гулиев аркасында, Төркия 2 нче урынны ала һәм көмеш медаль яулый.
2019 елда Рамил Гулиев Катарда Бриллиант лигасы этабында җиңеп, олимпия лицензиясен ала. Ул 200 метр дистанциядә 19,99 секунд нәтиҗә күрсәтә, бу аңа 2020 елда Токиода узырга тиеш булган Олимпия уеннарына сайлап алынырга мөмкинлек бирә. 2019 елда Дохада җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында бишенче урынны ала.
2017 елда «GQ Төркия» журналы Рамил Гулиевны «Ел спортчысы» номинациясендә «Ел кешесе» дип атый.
2019 елда Рамил Гулиев икенче тапкыр өйләнә. Ул 2012 елгы Олимпия уеннары вице-чемпионы, Россия җиңел атлетикачысы Екатерина Завьялова белән никахка керә.
Ел | Вакыйга | Шәһәр | Вакыт (с) |
---|---|---|---|
13 гыйнвар 2012 | 60 м | Сумы, Украина | 6,58 |
6 июль 2017 | 100 м | Бурса, Төркия | 9,97 |
9 август 2018 | 200 м | Берлин, Алмания | 19,76 |
27 июль 2016 | 300 м | Карлстад, Швеция | 32,61 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рамил Гулиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.