Полинезия

Полинезия — 1000 дан артык утраулардан гыйбарәт Океания субтөбәге.

Тын океанның үзәк өлешендә, 23°30’ т.к. — 28° к.к. ва 176° кч.о. — 109°20’ кб.о. арасында урнашкан.

Полинезия
Полинезия өчпочмагы

Полинезия составында Тонга, Һавай, Тувалу, Феникс, Токелау утраулары, Кук архипелагы, Көнбатыш Самоа, Көнчыгыш Самоа, Лайн, Тубуаи, Маркиз утраулары, Пасха утравы, Җәмгыять утраулары, Туамоту утраулары һ.б. бар. Мәйданы 26 мең км² (Яңа Зеландияне исәпләмичә). Төньяк очы Һавай утраулары, көньяк-көнбатыш очы Пасха утравы һәм көньяк-көнчыгыш очы Яңа Зеландия булган өчпочмакны хасил итә.

Утрауларның күпчелеге янартау атылуы нәтиҗәсендә пәйда булган, калганнары — мәрҗән утраулары. Янартау утрауларның рельефы таулы (иң биек ноктасы 4205 м, Һавай утравындагы Мауна-Кеа сүнгән янартавы), мәрҗән утрауларының җир өсте яссы һәм иңкү. Һавай, Самоа һәм Тонга утрауларында хәрәкәттәге янартаулар бар.

Файдалы казылмалардан фосфорит, боксит чыганаклар бар. Утраулар мәрҗән рифлары белән уратылган. Климат — экваториаль, тропик, пассатлы. Уртача еллык температура +22…+26°С. Еллык явым 1500 ммдан 3500 ммгача, көчле давыллар була. Утраулар даим яшел субекваториаль һәм тропик урманнар белән капланган, җил тими торган тау битләүләре саванналардан гыйбарәт. Каһвә, какау, каучуклы агачлар, шикәркамыш, ананас, дөге, маниок үстерелә. Диңгез хайваннары аулана, энҗеләр алына. Халыкара туризм үсеш алган.

Tags:

ОкеанияТын океан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

LiktorФранц ДрускисИнглиз телеВьет телеWikiКазан театрларыКазанның истәлекле урыннарыАксакау (станция)Шәүкәт ГалиевЛех КачиньскийКлара Булатова1966 елIC 46421724 елПлен-Сельв (Жиронда)Дацюань-Татар милли волостеНурмиевПрограммистТалип ЯруллинЕвроӘмирхан ЕникиБонк (гмина Карсин)Вальхалла (дан залы)ТатмедиаOӘфләтүнКөньяк-Көнчыгыш АзияДәүләтСанкт-ПетербургТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыAwraziä İqtisadi BerlegeАксаково (Бәләбәй районы)СәламәтлекXXVII гасыр (б. э. к.)Нәҗип БәдретдиновӘзһәр ШакировБронислав КоморовскиӘлфәт Закирҗанов18 сентябрьРәшит ӘхмәтҗановКәримә Нуруллина1846 елРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыАКШ Кораллы көчләреТаллыболак (станция)ЗобаниЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеРөстәм МиңнехановСергей СкрябинЛиссабон2006 елИндонезияКүчемсез мөлкәтГабдулла Тукай биографиясеТатар телеTelegramКосмополитизмРенат ХарисБал кортыФоат Әбүбәкеров2020 елEpicaТатар теле диалектлары2019 елҺетеросексуальлек25 апрельЛилия Мәхмүтова24 ноябрьПәнҗешәмбеНефтьГаяз Исхакый1970-елларВладимир Кулагин урамы (Казан)🡆 More