Покрау

Покрау (русча покров - покровительствовать, ягъни яклау сүзеннән) — Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме.

Бәйрәм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча).

Покрау
Сурәт
Кем истәлегенә Богоматеринство[d]
Катнашучы(лар) Изге Ана
Покрау Покрау Викиҗыентыкта

Халык гореф-гадәтләре буенча бу көн көз белән кышның очрашуын, кичке утырышлар һәм көзге туй сезоны башлануны билгеләп үтә. Халык этимологиясе бәйрәмнең исемен, кышкы салкыннарның якынлыгын күрсәтеп, җирне «каплаган» беренче кар белән бәйли. Якынча шушы көннән башлап Россиянең көньягында һәм Украинада йортларны җылыта башлыйлар, барлык кыр һәм бакча эшләрен төгәллиләр.

Хәзер инде бәйрәмнең дини эчтәлеге югалып, ул көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак билгеләп үтелә.

Башка исемнәр

рус. Первое зазимье, Засидки, День Романа Сладкопевца, Праздник урожая, Покровá Богородицы, Покровá, Покров-Батюшка, Покровенье; белор. Трэцяя Прачыстая, Пакровы, укр. Покрова, День зустрічі зими; серб. Покровица; пол. Św. Pokrowy.

Гореф-гадәтләр

Покрау 
Изге Ана иконасы. XIX гасыр.

Покрау Рус православие чиркәве тарафыннан Инстанбулда Влахерн чиркәвендә Изге Андрей Юродива истәлегенә бәйрәм ителә.

Покрау 
Украина Маркасы «Вінниччина. Покрау». 2002

Русьтә Покрау бәйрәмен элек-электән кыш башлану белән бәйлиләр һәм аңа «җир кар белән каплана, салкын киенә», «төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш-кыш» дигән әйтемнәр багышлыйлар. Нәкъ менә бу көнне крестьяннар өй мүкли башлыйлар, чөнки халык сүзләренә ошансак, Покрау — кар һәм салкын кыш вәгъдәчесе. Покрау көне кыр эшләрен тулысынча тәмамлау һәм кышка җитди әзерлек белән туры килә.

Крестьян көнкүрешендә «покрау» сүзе чиркәү риваятеннән аерылып тора һәм хатын-кыз кияүгә чыкканнан соң башын каплау йоласы белән бәйле рәвештә кабул ителә башлый. Мөгаен, «покрау» сүзенең көнкүреш аңлатмасы никахлашу вакытының шушы көннән башлануы белән бәйле булгандыр.

Тизрәк кияүгә чыгарга теләгән кызлар бу көнне иртән чиркәүгә барып шәм куялар. Бәйрәм алдыннан кызлар тузган кием-салым, карт-карчыкның кәчтүмнәрен кигәннәр, ә бәйрәмгә «яхшы итеп» киенеп, туганнарына кунакка йөргәннәр. Покрауда кызларны тавык йомыркасы белән бүләкләгәннәр.

Покрау алдыннан яшь авыл хатын-кызлары иске салам түшәкләрен яндырганнар. Карчыклар шул ук вакытта җәй эчендә искергән чабаталарны яндырганнар.

Әйтемнәр һәм ышанулар

  • Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана.
  • Покрау үтте – кыш җитте.
  • Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
  • Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау йләнешүчеләр юлына ак җәймә түши.
  • Бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия.
  • Керәшеннәр әлеге көндә Покрау пиругын пешерәләр. Күрше-күлән бер-берсен пируг белән сыйлый, кунакка йөрешә.

Әдәбият

  • Некрылова А.Ф. Круглый год – М.: Правда, 1991;
  • Земцовский И.И. Поэзия крестьянских праздников – Л.: 1979;
  • Васілевіч Ул. Беларускі народны каляндар 2012 елның 11 май көнендә архивланган. //Паэзія беларускага земляробчага календара. Склад. А.С.Ліс - Мн.: 1992;
  • Коринфский А.А. Народная Русь – Смоленск: Русич, 1995;
  • Логинов К.К. Специфика молодежных гаданий Заонежья, // Материалы IV научной конференции «Рябининские чтения-2003» - Петрозаводк, 2003;
  • Терещенко А.В. Быт русского народа: забавы, игры, хороводы – М.: Русская книга, 1999 (по изд. 1847 – 1848 гг.);
  • Русские / В.А. Александров, И.В. Власова, Н.С. Полищук. – Москва: Наука, 1999;
  • Покров / Т. А. Агапкина // Славянские древности: Этнолингвистический словарь : в 5 т. / под общ. ред. Н. И. Толстого; Институт славяноведения РАН. — М. : Межд. отношения, 2009. — Т. 4: П (Переправа через воду) — С (Сито). — С. 127–128. — ISBN 5-7133-0703-4, 978-5-7133-1312-8.

Искәрмәләр

Tags:

Покрау Башка исемнәрПокрау Гореф-гадәтләрПокрау Әйтемнәр һәм ышануларПокрау ӘдәбиятПокрау ИскәрмәләрПокрау1 октябрь14 октябрьИзге МарьямРус телеХристианХристианнар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Төрки халыкларМәскәүEmmanuel MakronРадик ГалиәкбәровМидхәт ӘбделмәновҺераклитBötendönya kileşterelgän waqıtıМария ДомбровскаяҖир көнеФредерик ШопенJavaСадри МаксудиБашкорт телеАксакау (станция)23 июньМәскәү өлкәсеБерләшкән Милләтләр ОешмасыКарина ЭвнСьер-ГоГабдулла (исем)Наил Фәтхуллин (1936)2012 елАйгөл ӘхмәтгалиеваОлег ФазылҗановЖан-Поль СартрҺетеросексуальлекАлмания1981 елКүчемсез мөлкәтБорынгы төрки тел1870 елКайбыч районыГорький тимер юлы1447 елХорват телеРөстәм АсаевРөстәм МиңнехановВальхалла (дан залы)Бөтендөнья сәламәтлек оешмасыEfiriumДамир ГарифуллинЭджворт (Пенсильвания)Хәсән ТуфанВикипедияләр исемлегеКуни2013 елC++Шиңгәккүл (станция)АКШ КонгрессыГөлдания ХәйруллинаГөлнара ГатинаЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеКөньяк-Көнчыгыш АзияЗөлфәт ХәкимБанкнотаАйоваВедравичыКаргаларЗөһрә СәхәбиеваГерманияИван ЗолоХристианлыкКазимир БоратынскийПлен-Сельв (Жиронда)Фатих КәримБар, Эт. Бар! (мультсериал)🡆 More