Михаил Булгаков

Михаи́л Афана́сий улы Булга́ков (рус.

«Мастер һәм Маргарита», «Ак гвардия» мәшһүр романнары авторы.

Михаил Булгаков
Файл:Bułhakow.jpg
Тугач бирелгән исеме: Михаил Афанасий улы Булгаков
Туу датасы: 15 май 1891(1891-05-15)
Туу урыны: Киев Россия империясе
Үлем датасы: 10 март 1940(1940-03-10) (48 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, ССРБ
Ватандашлык: ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы һәм драматург
Иҗат итү еллары: 19191940
Юнәлеш: проза, театр
Жанр: сатира[d], сверхъестественная фантастика[d], фәнни фантастик[d], повесть[d], роман һәм хикәя[d]
Иҗат итү теле: Рус теле
Имза: Култамга
Яшәү җире Киев
Мәскәү
Каманича
Чернивси
Вәзма

Биография

Михаил Булгаков 
М. Булгаков 1910-елларда Киев универитетында укыганда

1891 елның 3 (15) маенда Киевта Киев дини академиясе профессоры Афанасий Иванович Булгаков (1859-1907) һәм Варвара Михаил кызы (кызлыкта Покровская) (1869-1922) гаиләсендә туа. Аларның гаиләсендә 7 бала була: Михаил (1891-1940), Вера (1892-1972), Надежда (1893-1971), Варвара (1895-1954), Николай (1898-1966), Иван (1900-1969) һәм Елена (1902-1954).

1909 елда Михаил Булгаков Киевтагы Беренче гимназияне тәмамлый һәм Киев университетының медицина факультетына укырга керә. 1916 елның октябрендә диплом алып чыга..

1913 елда М.Булгаков беренче никахка – Татьяна Лаппа белән никахына (1892-1982) – керә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Булгаков фронт яны зонасында табиб булып эшли. Соңрак Смоленск губерниясенең Никольское авылына җибәрелә, аннары Вязьмада эшли.

Гражданнар сугышында, 1919 елның февралендә Михаил Булгаков Украина Халык Җөмһүриятенең армиясенә хәрби табиб буларак алына. 1919 елның август ахырында, бер версия буенча, хәрби табиб буларак Кызыл Армиягә мобилизацияләнә; 14-16 октябрьдә Кызыл Армия частьләре белән бергә Киевка кайта һәм урам сугышлары вакытында Россия Көньягы Хәрби көчләре ягына күчә һәм 3-Терск казак полкы хәрби табибы булып эшли.

Шул ук елны ул Кызыл Хач табибы булып , соңрак Россия Көньягы Хәрби көчләрендә эшләргә җитешә. Күпмедер вакыт ул казак гаскәрләре белән бергә Чичәнстанда була, соңрак Владикавказда торып тора.

1921 елның сентябрь ахырында М.Булгаков Мәскәүгә күчеп килә һәм башкала газеталарында һәм журналларында фельетончы буларак хезмәттәшлек итә башлый. (“Гудок”, “Эшче”, “Медицина эшчесе», «Россия»). Шул ук вакытта ул аерым әсәрләрен Берлиндагы “Накануне” газетасында бастыра башлый. 1922 елдан алып 1926 елга кадәр “Гудок”та М.Булгаковның 120дән артык репортаж, очерк, фельетоны бастырыла.

1923 елда М.Булгаков Бөтен Россия Язучылар Берлегенә керә. 1924 елда ул эмиграциядән ире белән кайткан Любовь Белозерская (1898-1987) белән таныша, 1925 елда ул аның яңа хатынына әйләнә. Бу никах Булгаковка Мәскәү театр һәм әдәбият кешеләре арасына керергә ярдәм итә.

1926 елның октябреннән МХАТта зур уңыш белән “Турбиннарның көннәре” пьесасы бара. Аның куелышы бер елга гына рөхсәт ителсә дә, соңрак берничә тапкыр рөхсәт мөддәте озатыла, чөнки пьеса Иосиф Сталинның үзенә ошаган була.. Ләкин Сталин чыгышларында килешкән: «Дни Турбиных» — «антисоветская штука, и Булгаков не наш».. Шул ук вакытта совет матбугатында Булгаков иҗатын интенсив һәм нык каты тәнкыйтьләү бара. Аның үзенең санавы буенча, 10 ел эчендә 298 сүгү һәм 3 “яхшыны теләүче” рецензия чыгарыла.. Тәнкыйтьчеләр арасында Владимир Маяковский, Александр Безыменский, Леопольд Авербах һәм башка бик күпләр була..

1926 елда Вахтангов исемендәге театрда “Зояның фатиры” пьесасы буенча спектакль бара.

1928 елда М.Булгаков хатыны белән бергә Кавказга бара, анда Тифлис, Батум, Яшел Мыс, Владикавказ, Гудерместа була. Бу вакытта Мәскәүдә “Җете кызы утрау” пьесасының премьерасы бара. Булгаковта роман язу теләге туа , соңрак ул “Мастер һәм Маргарита” дип атала. Язучы шулай ук Мольер турында пьеса өстендә эшли башлый (“Кабала святош”)

1929 елда Булгаков Елена Шиловская белән таныша, 1932 елда ул аның өченче һәм соңгы хатынына әйләнә.

1930 елга Булгаков әсәрләре нәшер ителми башлыйлар, пьесалары театр репертуарларыннан алына. «Качу», «Зояның фатиры», «Җете кызыл утрау» пьесаларын кую тыела, «Турбиннарның көннәре» спектакле репертуардан алына. 1930 елда Михаил Булгаков Парижга, энесе Николайга хат яза, анда ул үзенең авыр материаль халәте һәм үзе өчен начар әдәби-театраль ситуация турында әйтә. Шул вакытта ук ул ССРБ Хөкүмәтенә аның язмышын хәл итәргә сорый – я аңа чит илгә китәргә рөхсәт бирү, я МХАТта эшләргә мөмкинлек тудыру турында үтенә. Булгаковка Иосиф Сталин шалтырата, ул аңа МХАТка барып, гариза язырга тәкъдим итә.

1930 елда Михаил Булгаков Эшче яшьләрнең Үзәк театрында режиссер сыйфатында эшли. 1930-1936 елларда МХАТта режиссер-ассистент буларак эшли. 1932 елда МХАТ сәхнәсендә Николай Гогольнең «Үле җаннар» спектакле куела. 1936 елда «Кабала святош» спектакле 5 еллык репетицияләрдән соң куела. 7 куелыштан соң ул тыела, ә «Правда»да җимергеч мәкалә бастырыла..

1932 елның гыйнварында Сталин (рәсми – Енукидзе) тарафыннан «Турбиннарның көннәре» рөхсәт ителә. Ләкин бу рөхсәт МХАТка гына кагыла, башка театрларда аны куярга ярамаган..

1936 елда, ул мәкаләдән соң М. Булгаков МХАТтан китеп, Зур театрда либреттист һәм тәрҗемәче булып эшли. 1937 елда Булгаков «Минин һәм Пожарский», «Петр Беренче» либреттолары өстендә эшли.

Михаил Булгаков 
Булгаков кабере өстендә Н. Гоголь кабереннән алынган таш

1939 елда язучы, драматург «Рашель» либреттосын, шулай ук Сталин турында пьесаны яза («Батум»). Пьеса Сталин тарафыннан хуплана, ләкин нәшер ителүгә һәм куелуга тыела. Бу вакытта Булгаковның сәламәтлеге кискен какшый. Табиблар Гипертоник нефросклероз диагнозын куялар. Булгаков морфий куллануын дәвам итә. Бу чорда язучы хатынына «Мастер һәм Маргарита»ның соңгы вариантларын яздырта.

1940 елның февралендә Булгаковның туганнары һәм дуслары аның түшәген саклыйлар. 1940 елның 10 мартында Михаил Афанасий улы Булгаков вафат була. 11 мартта Совет Язучылары Берлеге бинасында гражданнар җеназасы үткәрелә. Җеназа алдыннан скульптор С. Меркуров Булгаков йөзеннән үлем битлеген ясап ала.

Булгаков Новодевичий зиратында күмелгән. Аның каберенә, хатыны Е.С.Булгакова соравы буенча, «голгофа» кушаматлы, элек Гоголь кабере өстендә яткан таш куела..

Иҗаты

Михаил Булгаков, үзенең сүзләренә карап, беренче хикәясен 1919 елда язган.

Михаил Булгаков 
М.Булгаковның "де Мольер әфәнденең тормышы" китабының титул бите (БКТ сериясе

1922-1923 елда - «Манжетларда язмалар»нын публикациясе.

1924 елда - 1918 елда төрле сәяси көчләрнең хакимият өчен көрәшендә барган трагик вакыйгалар турында, Киев шәһәрендә булган Ватандашлар сугышы хакта «Ак гвардия» романы басыла.

1925 елда «Дьяволиада» сатирик хикәяләр җыентыгы чыга. 1925 елда шулай ук «Роковые яйца» повесте, «Тимер тамак» хикәясе («Яшь табиб язмалары»ның беренчесе) басыла. Язучы «Эт йөрәге» повесте, «Турбиннарның көннәре» һәм «Зояның фатиры» пьесалары өстендә эшли.

1926 елда МХАТта «Турбиннарның көннәре» куела. «Турбиннарның көннәре» пьесасы «Ак гвардия» романы буенча язылган.

1927 елда Булгаков «Качу» драмасын тәмамлый.

1926 елдан 1929 елга кадәр Евгений Вахтанговның театр-студиясендә М. Булгаковның «Зояның фатиры» пьесасы бара, 1928-1929 елларда Мәскәү Камера театрында «Җете кызыл утрау» куела.

1932 елда МХАТта «Турбиннарның көннәре» яңадан куела башлый.

1934 елда «Мастер һәм Маргарита» романының беренче тулы вариантын (37 бүлектән торучы) язу тәмамлана.

Михаил Булгаков 
М.А.Булгаковның персонажлары төшерелгән почта маркалары

Михаил Булгаковның әсәрләре

  • Киләчәк перспективалар (1919) (1919)
  • Киев-шәһәр (1923)
  • Ак гвардия (1922-1924)
  • Манжетларда язмалар (1923)
  • Һәлакәтле йомыркалар (1924)
  • Буран ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыгына керә) (1925)
  • Звездная сыпь ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыгына керә) (1925)
  • Зояның фатиры (1925), ССРБ да 1982 елда нәшер ителә.
  • Крещение поворотом ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыгына керә) (1925)
  • Әтәчле сөлге ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыгына керә) (1925)
  • Югалган күз ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыгына керә) (1925)
  • Мисыр караңгылыгы ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыына керә) (1925)
  • Эт йөрәге (1925), ССРБда 1987 елда чыга.
  • Тимер тамак ("Яшь табиб язмалары" хикәяләр җыентыына керә) (1925)
  • Турбиннарның көннәре ("Ак гвардия" романына нигезләнеп язылган пьеса) (1925), ССРБда 1955 елда бастырылган.
  • Морфий (1926)
  • Торак турында трактат. Хикәяләр җыентыгы. (1926)
  • Качу (1926-1928)
  • Җете кызыл утрау (1927)
  • Мастер һәм Маргарита (1929-1940), ССРБда 1966 елда нәшер ителә.
  • Кабала святош (1929)
  • Хозурлык (инженер Рейнның йокысы) (1934)
  • Иван Васильевич (1936)
  • Мольер (Кабала святош) (куелыш) (1936)
  • Мәрхүм язмалары (Театраль роман) (1936-1937), ССРБда 1965 елда куелган.
  • Батум (И.В.Сталинның яшьлеге турында пьеса, беренчел исеме "Пастырь") (1939)
  • Соңгы көннәр (Пушкин) (дүрт пәрдәле пьеса) (1940)

Әсәрләрнең экранизацияләнүе

  • Пилат һәм башкалар (Мастер һәм Маргарита) (ГФР, ТВ-фильм, 1972, 90 мин.) - реж. Анджей Вайда
  • Мастер һәм Маргарита (Югославия-Италия, нәфис фильм, 1972, 95 мин. ) - реж. Александр Петрович
  • Мастер һәм Маргарита (Польша, телесериал, 1989, 4 серия, якынча 370 мин.) реж. Мачек Войтышко
  • Incident in Judea (Мастер һәм Маргарита) (Бөекбритания, ТВ-фильм, 1991) - реж. Пол Брайерс
  • Мастер һәм Маргарита (Россия, нәфис фильм, 1994, 240 мин./125 мин.) - реж. Юрий Кара
  • Мастер һәм Маргарита (Россия, ТВ-спектакль, 1996, 142 мин.) - реж.Сергей Десницкий
  • Мастер һәм Маргарита (Маҗарстан, кыска метражлы фильм, 2005, 26 мин.) - реж. Ибойя Фекете
  • Мастер һәм Маргарита (Россия, телесериал, 2005, 10 серия, якынча 500 мин.) - реж. Владимир Бортко)
  • Мастер һәм Маргарита, беренче өлеш, беренче бүлек (Исраил, анимацион фильм, 2010, 33 мин.) - реж. Терентий Ослябя
  • Эт йөрәге (Россия, нәфис фильм, 1988, 131 мин.) - реж. Владимир Бортко
  • Cuore di cane (Эт йөрәге) (Италия, нәфис фильм, 1975) - реж. Альберто Латтуада
  • Иван Васильевич һөнәрен алмаштыра (Иван Васильевич) (ССРБ, нәфис фильм, 1973, 87 мин.) - реж. Леонид Гайдай
  • Һәлакәтле йомыркалар (Россия, нәфис фильм, 1995, 117 мин.) - реж. Сергей Ломкин
  • Морфий (Яшь табиб язмалары, Морфий әсәрләре буенча) (Россия, нәфис фильм, 2008, 112 мин.) - реж. Алексей Балабанов
  • Качу (Качу, Ак гвардия, Кара диңгез әсәрләре буенча) (ССРБ, нәфис фильм, 1970, 196 мин.) - реж. Александр Алов, Владимир Наумов
  • Турбиннарның көннәре (ССРБ, нәфис фильм, 1976, 233 мин.) - реж. Владимир Басов

Музейлар

Михаил Булгаков 
Киевта М.А.Булгаковның музей-йорты
Михаил Булгаков 
Владикавказда М.А.Булгаковка багышланган мемориал такта
  • М.А.Булгаков исемендәге Мәскәү Дәүләт музее, "Начар йорт"
  • "Булгаков йорты" мәдәни үзәге (Мәскәү, Зур Бакча ур., 10 й.)
  • Турбиннарның йорты, Киевта Булгаков ис. әдәби-мемориал музей.
  • Бер урам музее - экспозициянең бер өлеше Булгаковка багышланган.

Шулай ук карагыз

Михаил Булгаков 
Викиөзек эчендә Михаил Булгаков темасы буенча бит бар

Искәрмәләр

Әдәбият

  • төз. Борис Соколов. Булгаков энциклопедиясе = Булгаковская энциклопедия. — 1-басма. — Мәскәү: Локид, 1996. — ISBN 5-320-00143-6.
  • Булгаков М.А. төз.Б.В. Соколов. Хикәяләр. Повестләр = Рассказы. Повести. — Мәскәү: Дрофа, Вече, 2002. — Б. 5-32. — ISBN 5-7107-6866-9 5-7838-1230-7.
  • М.А.Булгаков. Сайланма = Избранное. — Мәскәү: Просвещение, 1991. — ISBN 5-09-001931-2.
  • Варламов Алексей. Михаил Булгаков. БКТ = Михаил Булгаков. ЖЗЛ. — Мәскәү: Молодая гвардия, 2008. — ISBN 978-5-235-03200-2.
  • Зеркалов А. Михаил Булгаковның Инҗиле = Евангелие Михаила Булгаова. — Мәскәү: Текст, 2006. — ISBN ?.

Сылтамалар

Tags:

Михаил Булгаков БиографияМихаил Булгаков ИҗатыМихаил Булгаков ның әсәрләреМихаил Булгаков Әсәрләрнең экранизацияләнүеМихаил Булгаков МузейларМихаил Булгаков Шулай ук карагызМихаил Булгаков ИскәрмәләрМихаил Булгаков ӘдәбиятМихаил Булгаков СылтамаларМихаил Булгаков10 март15 май1891 ел1940 елАк гвардияМастер һәм МаргаритаРус телеСССР

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Хәйретдин МөҗәйРадик ШәрәфиевКазтрансстройФоат ӘбүбәкеровГөлназ Нәүмәтова1420 елРәдиф КашаповЮрий БаранниковМирхәйдәр ФәйзиФёдор ДостоевскийПодкаст1529 елСовет Социалистик Республикалар БерлегеМуса Җәлил биографиясеГабдулла Тукай биографиясеМарат ЯруллинРус телеБонк (гмина Карсин)Горький тимер юлы1724 елИсраилТатар теленең аңлатмалы сүзлегеФән ВәлиәхмәтовТаҗи ГыйззәтКама Тамагы районыҖырлыйк әлеЗөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгыMäxmät KapetanoviçФән«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыБанкнотаФирдәвис Ханов1981 елФикрәт ТабиевTendenceХосусыйлаштыру2020 елBoeing 7371966 елРиторикаРөстәм ГалиуллинТатар дәүләт җыр һәм бию ансамбле2 сентябрьХокукBaş bitҺераклитТуган тел (шигырь)1870 елЧәршәмбеАвстралияЛилия ХәмитоваОблигацияGoogleВикиҗыентыкИван Золо1691 елДанила КашинКәбисә елИсландияРазил ВәлиевIC 3631Алинә ШәрипҗановаKnarik VardanänОрганизмДөньяCOVID-19 коронавирус авыруыАлман теле🡆 More