Катаризм — манихейлык тибындагы христиан дине: яхшы белән яманның абсолют бүленеше (яхшылык, изгелек – кешенең үлемсез җаны; яманлык, гөнаһлар – ул җанның вакытлы гына яшәү урыны булган, туза торган тәннең хаҗәтләре).
Кайбер нигезләүләр буенча, бу дин Болгариядәге богомилизм атлы дини мәзһәбтән башланып киткән. Ә богомилизм үзе, үз чиратында, кайбер фикерләр буенча, болгарларга хәзерге Россия территориясеннән, андагы татар-маңгул дәвере, халыкларның бөек күчешләре вакытында үтеп кергән. Бу вакытларда катаризм Франция көньягының күп өлешендә, шул ук вакытта Италиянең төньяк-көнбатышында киң таралыш ала.
Тулуза һәм Альби шәһәре (Тулузадан 80 километр төньяк-көнчыгышта) катаризмның мөһим үзәкләренә әйләнәләр, бу калаларда халык бик озак катаризм дине тарафдары була.
Рим Папасы бу регионны мөртәтлек өлкәсе дип бәяли һәм аңа каршы тарихта “альбигойчыларга каршы тәре походы” исеме астында билгеле булган тәре походы игълан итә. Бу – сәяси, дини-мәдәни, икътисади максатларда һәм Франция короле ярдәмендә башкарыла.
http://www.caravanarba.org/index.php/tt/tt-gsof/tt-culture-gsof/45-tt-histoire-toulouse
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Катаризм, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.