Канатлы ракета - бер тапкыр җибәрү өчен пилотсыз очу аппараты, аның очыш юлы канатның аэродинамик күтәрү көче, йөрткечнең тарту көче һәм авырлык көче белән билгеләнә.
Кайчандыр интихарчы-пилотлар белән идарә ителгән очу аппаратлары да булган.
Элек очкыч сыман канатлы ракета - очкыч-снаряд дип аталган, хәзер бу атама искергән.
Иң егәрлекле һәм танылган канатлы ракеталар: Россиянең «Калибр» һәм АКШның Томаһавк ракеталары.
Россиядә шулай ук Термит, Москит, Аметист, Малахит, Базальт, Гранит (корабларга каршы ракета), Оникс, Вулкан, Уран, Гранат, Калибр.
Хәзер канатлы ракеталар корабларда, катерларда, су асты көймәләрендә урнаштырыла. 2015 елда Россия Каспий диңгезеннән Яшел Үзәндә ясалган кораблардан "Калибр" канатлы ракеталары белән Сүриядәге ИГИЛ көчләрен тидергән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Канатлы ракета, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.