Кабан Дуңгызы

Кабан дуңгызы (лат. Sus scrofa), дуңгызлар семьялыгыннан күшәми торган партояклы имезүче хайван.

Евразия һәм Төньяк Африкада таралган, Америкада климатлаштырылган. Йорт дуңгызының нәсел башы.

Кабан дуңгызы
Сурәт
Кыскача исем S. scrofa
Халыкара фәнни исем Sus scrofa L., 1758[…]
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон кабаны[d]
Таксонның халык атамасы Wild Boar
Таксон синонимы S. nicobaricus[d]
Макималь гомер озынлыгы 27 ел
Йөклелек чоры 121 ± 10 тәүлек
Нәрсәнең чыганагы wild boar meat[d], haunch of wild boar[d] һәм шкура дикого кабана[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d]
Төрләр ареалы харитасы
3D-модель
...өчен инвазион төр Австралия кыйтгасы һәм Австралия
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule Schedule III of Wildlife Protection Act, 1972[d]
Тәүлек циклы дневной образ жизни животных[d]
Ареал таксона Бразилия һәм Гуандун[d]
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758
Геном төзелеше URL-ы ensembl.org/Sus_scrofa
Кабан Дуңгызы Кабан дуңгызы Викиҗыентыкта

Эре хайван: ана затларның озынлыгы 1,7 м, ата затларның 2 м тирәсе, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ана затларның авырлыгы 150 кг га, аталарның 250–300 кг га җитә. Башы зур, чөйсыман озынча, күзләре кечкенә, батынкы. Кискеч тешләре алга, өске һәм аскы казналыкның казык тешләре өскә һәм ян-якка юнәлгән. Кабан дуңгызының тешләре гомер буе үсә, зур ата затларда (ата кабаннарда) 8–10 см озынлыкка җитә. Олы хайваннар куе сорыдан көрән яки кара төскә кадәр.

4 айга кадәр балаларының ян-ягында аксыл саргылт төстәге буй сызыклар була. 3–10 арлап (кайвакыт берничә дистә), көтү булып яшиләр. Көтүдәге аерым затлар һәм аерым көтүләр арасында билгеле бер иерархия мөнәсәбәтләре урнашкан. Җенси активлык чоры ноябрь–гыйнварда. Буазлык чоры якынча 115 көн. Гадәттә, 4–5 (кайвакыт 12 гә кадәр) бала китерә. Балалары тиз үсә, җәй ахырына аларның авырлыгы 20 кг һәм күбрәк тә була, кышка кадәр аналары белән яшиләр. Җенси яктан ана затлар 8–10 айлык вакытта, ата затлар яшәешенең 2 нче елында җитлегә. 10–12 (сирәк кенә 20) ел яши.

Төрле азык белән туклана. Туклануында үсемлекләр өстенлек итә: үсемлек тамырлары һәм бүлбеләре, үлән, имән чикләвеге, чикләвекләр, агач һәм куак җимешләре. Хайван азыгын яңгыр суалчаннары, туфрак бөҗәкләре һәм аларның личинкалары, төче су һәм җир өсте моллюсклары, тычкансыман кимерүчеләр, кош йомыркалары һәм балалары, бака, кәлтә, еланнар, кайвакыт үләксәләр тәшкил итә. Кышын кипкән үлән, агач кайрысы һәм ботаклары, агач гөмбәләре, кырда калган иген уңышы белән туклана.

Чыганаклар

Tags:

ДуңгызларЙорт дуңгызыЛатин теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Туган тел2024 елАганинЧиксезлекКолшәриф мәчетеEmmanuel MakronКаюм НасыйриВикимедиа проектларыМәчетбарМарат ЯруллинРиторикаYouTubeАгния Барто114-нче мәктәп (Казан)1552 (җыр)КонденсаторXXVII гасыр (б. э. к.)Татар телеТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыНәкый ИсәнбәтZari ElmasänГөбәдияГерманияБеренче май (бәйрәм)Кыйтгалардан килә татар сүзе (китап)Электр каршылыгыБеренче бөтендөнья сугышыЕвразияВил СаттаровLiktorМөхәммәт пәйгамбәрЛилия Низамиева (1973)Ренат ХарисMail.RuТатарларЮлиан АпостатаГөлназ Нәүмәтова1914 ел1500 ел1922 елБәләбәй (станция)Рөстәм Мингалим«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыТатар халык уеннарыЯшерәм яулыкБәхрәйнРунди (теле)Дмитрий Менделеев1970-еллар2010 елФирзәр МортазинБәет1848 елСтефан РозмарынАндрей БочковФермент1978 елның 31 августы вакыйгасыКырым РеспубликасыТаллыболак (станция)Эвлияфакы (Һаймана)XXX гасыр (б. э. к.)(19657) 1999 RE123Чишмә (станция)Казан (гаилә үзәге)Рөстәм Галиуллин«Мин татарча сөйләшәм» акциясеМэрилендМария Домбровская1420 ел1447 елСанкт-ПетербургМөхәммәт МәһдиевЗапорожье31 декабрь🡆 More