Йорт караҗимеше (Prunus domestica) - караҗимеш (Prunus) ыругыннан 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач.
Йорт сливасы | |
Кыскача исем | P. domestica |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Prunus domestica L., 1753 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | караҗимеш[d] |
Таксонның халык атамасы | Zwetschge, European plum, Pruim, slivoň švestka, tarhaluumupuu, আলু বোখারা, 欧洲李, 西洋李, 洋李, 欧洲李, 苦杏仁, 欧洲李(洋李), 洋李, cirolal, sliva һәм češplja |
Җимеш төре | каты төшле җимеш[d] |
Нәрсәнең чыганагы | plum wood[d] |
ХТСБ саклану статусы | данных недостаточно[d] |
Җитештерүче | Кытай, Һиндстан һәм Сербия |
Зоны морозостойкости растений | 4[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=29888 |
Йорт сливасы Викиҗыентыкта |
Яфраклары эллипссыман, каяулы читле, аскы өслеге төксел. Чәчәкләре гадәттә икешәрләп урнаша. Җимешләре асылма, озынча, шәмәхә төстә һәм күгелҗем куныклы. Башка төстәге җимеш сортлары да бар. Җимеш төше ике ян яктан кысылган, үткен кабыргалы, җимеш йомшагыннан җиңел аерыла. Йорт караҗимеше — күгән (P.spinosa) белән әлүчәнең (P.divaricata) табигый һибриды. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын. Аурупага караҗимеш Иран, Кече Азия һәм Кавказ артыннан таралган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Йорт сливасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.