Зур адрон коллайдеры, кыскача ЗАК, татар тәрҗемәсе: Зур адрон бәрдергече (инглизчә Large Hadron Collider, биредә Collide - бәрдерү) - каршы килә торган нурлар бәйләмендәге коргылы кисәкчекләр тизләткече, протоннар һәм авыр ионнарны (кургаш ионнарын) тизләтү өчен һәм аларның бәрелешләр нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан кулланыла.
Зур адрон коллайдеры | |
Кыскача исем | LHC һәм БАК |
---|---|
Дәүләт | Швейцария Франция |
Административ-территориаль берәмлек | Женева[d] һәм Эн[d] |
Хуҗасы | CERN |
Әүвәлгесе | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Киләсе | HL-LHC[d] |
Сила | 11 000 ампер |
Рәсми ачылу датасы | 21 октябрь 2008 |
Построено на месте | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Озынлык | 27 km |
Рәсми веб-сайт | home.cern/topics/large-hadron-collider һәм public.web.cern.ch/public/en/lhc/lhc-en.html |
Зур адрон коллайдеры Викиҗыентыкта |
Коллайдер 2008 елда Франция һәм Швейцария чигендә, Женева янында Аурупаның Төш Тикшеренүләре Оешмасы яки АТТО (Conseil Européenne pour la Recherche Nucléaire яки CERN) тәҗрибәханәсендә төзелгән.
Зур адрон бәрдергече - дөньяның иң эре тәҗрибәләр җайланмасы. Аның төзелешендә һәм тикшеренүләрендә 100 артык илдән 10 мең артык галим һәм инженер катнаша.
"Зур" дип үз зурлыгы өчен аталган, тизләткечнең төп боҗра озынлыгын 26 659 м тәшкил итә, кварклардар торган кисәкчекләр - адроннарны тизләтү өчен "адрон" дип йөртелә, кисәкчекләрне бәрдерү өчен - бәрдергеч яки инглизчә коллайдер дип аталган.
Зур адрон бәрдергеченең төп мәсьәләсе - Стандарт модельдән ниндидер тапылышлырны табу.
1990 елларда физиклар өч фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлаучы Стандарт модель дигән теорияне эшкәртәләр. Гравитация элеккечә Гомуми чагыштырмалылык теориясе кысаларында тасвирлана, шуңа күрә бу ике теория бар фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлый, әлегә квант гравитациясенең теориясен булдырмау сәбәпле бердәм теорияне иҗат итеп булмый.
Стандарт модель - бердәм теория түгел, шуңа күрә ул ниндидер тирән теориянең бер өлеше булып торадыр. Стандарт модельнең чикләреннән тыш теорияләр - Яңа физика дип атала, нәкъ шушы физиканы табу - Зур адрон коллайдерының төп максаты булып тора.
Хәзерге вакытта фундаменталь тәэсир итешүләрне бер теориядә берләштерү өчен берничә караш бар: кыллар теориясе, М-теория, супергравитация теориясе, элмәк квант гравитациясенең теориясе һ.б.
Тизләткечтә протоннар 14 ТэВ (14 тераэлектронвольт яки 14·1012 электронвольт) тулы энергиясендә белән бәрелешә.
Зур адрон коллайдерында 4 төп һәм 3 өстәмә детектор эшли:
Элекке колладерлар белән чагыштырганда Зур адрон коллайдеры югарырак энергиягә ия, шул сәбәпле ул элегрәк ирешелмәслек энергия өлкәсен тикшерү мөмкинлеген бирде.
2015 елга табылган фәнни нәтиҗәләр исемлеге:
2015 елга нәтиҗәсез тырышулар да бар, әлегә табылмаган:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зур адрон коллайдеры, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.