һәм
Зиянчура районы | |
баш. Ейәнсура районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Исәнгол |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 27 626 (2010) |
Мәйдан | 3342,35 км² |
Почта индексы | 4533ХХ |
Рәсми веб-сайт | zianchura.ru |
Җирле телефон коды | 34785 |
Зиянчура районы Викиҗыентыкта |
Җиянчура районы (рус. Зианчуринский, баш. Ейәнсура) — Башкортстанның көньяк өлешендә урнашкан район.
Зиянчура районы Башкортстанның Күгәрчен, Җылаер, Хәйбулла районнары һәм Ырынбурның Төлген, Сарыкташ һәм Куандык районнары белән чиктәш. Районның төньяктан көньяккача 160 км сузылган, мәйданы 3342,25 км². 116 мең гектар таулардан һәм урманнардан тора, 176 мең гектар – авыл хуҗалыгы биләмәләре.
Район үзәге Исәнгол авылында урнашкан. Исәнголдан Уфага кадәр 337 км, тимер юл станцияләренә Төлгенгә – 54 км, Сарыкташка – 60 км. Зиянчура – табигый үрчем сакланган сирәк районнарның берсе.
Райондагы 81 торак ноктасы 15 административ советка буйсына. Кеше саны буенча иң зур муниципаль берәмлекләр – Исәнгол, Иделбәк, Сүрәм, Абзан авыл советлары.
Элегрәк район территориясе Салих (үзәге Күгәрчендә), Үсәргән (Зиянчура-Бакатар) һәм Бөрҗән-Кыпчак (үзәге — Яңа Чебенле) волостьларына кергән. Соңрак – Зилаир кантонына.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Зиянчура районы барлыкка килгән. Үзәге татарлар һәм башкортлар яшәгән Зиянчура (Бакатар) авылында була. 1935 елда, СССР Үзәк башкарма комитеты карары белән җирләрне бүлгәләү оештырылган. Районның бер өлешен райүзәк һәм бер төркем башкорт, татар авыллары белән бергә яңа хасил булган Ырынбур өлкәсенә чыгаралар. Алар хәзер Куандык районына карый.
|
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
34 268 | ↘29 825 | ↗33 871 | ↘30 103 | ↘27 169 | ↗30 091 | ↘27 626 | ↘25 311 | ↘24 980 |
Зиянчура районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (2002 елда – 71,5%), шулай ук руслар (15,5%) һәм татарлар (10,5%) күп. Иң зур татар авыллары – Күгәрчен, Яңа Чебенле, Каргалы. 1989 елда 3511, 2002 елда – 3149 татарның яшәве мәгълүм.
Чуаш авыллары да бар – Сөләйман, Лукьяновский, Глинка. Районда 319 чуаш яши.
Район халкының милли составы, %ларда
Ел | башкортлар | руслар | татарлар |
---|---|---|---|
1970 | 58,6 | 12,5 | |
1989 | 65,7 | 12,9 | |
2002 | 71,5 | 15,5 | 10,5 |
2010 | 70,6 | 15,1 | 11,8 |
Район икътисады авыл хуҗалыгына таяна. 2010 елда районда шул өлкәдә 24 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 74 игенче-фермер хуҗалык, 31 шәхси эшмәкәр көчен куя. 2010 елда, корылык килүгә кармастан, районда 205 млн. сумлык продукция җитештерелгән.
Зианчура аша республика әһәмиятендәге Магнитогорски – Ира автоюлы уза. Гомиму файдалану юллары озылыгы – 510,6 км. 113 км (22,3%) юл заманча материаллар белән түшәлгән. 437 км юлга вакташ һәм чуерташ җәелгән. 73 км (14,3%) юл грунт өстеннән уза.
2011-12 уку елында Җиянчура районында 21 мөстәкыйль мәктәп, шуларның 18е – урта мәктәп, 3 төп мәктәп; 28 филиал, шулардан 21 башлангыч, 7 төп 9-еллык мәктәп эшли. Башкорт интернат-гимназиясе, һөнәри лицей бар.
Укучылар саны 4091, башлангычларда 223 бала, төпләрендә – 592, урта мәктәпләрдә 3276 бала укый.
Каргалы төп урта һәм Күгәрчен тулы урта (177 укучы) мәктәпләрдә укыту татар һәм «икенче туган тел»гә «әйләнгән» башкорт телендә алып барыла. Башка мәктәпләрдә татар теле укытылмый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зиянчура районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.