Дмитрий Дмитрий улы Шостакович (1906, Санкт-Петербург - 1975, Мәскәү) - совет көйязары, пианист, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ Халык артисты (1954), Социалистик хезмәт каһарманы (1966), 5 Сталин премиясе иясе (1941, 1942, 1946, 1950, 1952), Ленин премиясе иясе (1958).
XX гасырдагы иң күренекле көйязарларның берсе.
Дмитрий Шостакович | |
Дмитрий Шостакович 1942 елда | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Дмитрий Дмитриевич Шостакович |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | Новодевичье зираты[d] |
Эшчәнлек еллары | 1919— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | көйязар, пианист, укытучы, җәмәгать эшлеклесе |
Кораллар | фортепиано[d] |
Жанрлар | концерт, вокаль әсәрләр, симфоник әсәрләр, камера музыкасы, фортепиано өчен әсәрләр, опера |
Бүләкләр | ССРБ Халык артисты (1954), Социалистик хезмәт каһарманы (1966), 5 Сталин премиясе (1941, 1942, 1946, 1950, 1952), Ленин премиясе (1958) |
shostakovich.ru | |
IMDb | |
Култамга |
Бөек Ватан сугышында камап алынган Ленинградта иҗат ителгән Җиденче симфония - Ленинград симфониясе белән мәшһүр.
Шостакович нәселе Беларустан чыга, аның карт бабае Вильно медицина академиясен тәмамлагач, 1858 елда Казан шәһәренә күчә, аннары әтисе Санкт-Петербургга китә.
1906 елда Дмитрий Шостакович Санкт-Петербург шәһәрендә дөньяга килә.
1918 елда Петроград консерваториясенә керә. Ватандашлар сугышында әтисе вафат була, Шестакович үзе бик авырта.
Бөек Ватан сугышының башлангыч чорында Ленинград симфониясен яза башлый, беренче һәм икенче өлеше камап алынган Ленинградта языла. Шулай ук Шостакович Ленинградның һава һөҗүменә каршы саклануында янгын сүндерүче булып эшли. 1941 елның октябрендә Куйбышев каласына эвакуацияләнә, биредә 27 декабрьдә симфония тәмамлана.
Премьера 1942 елның 5 мартында Куйбышевта, 19 июлендә Нью-Йоркта, 9 августында камап алынган Ленинградта уза.
1948 елда Шостаковичка каршы эзәрлекләүләр һәм пычрату чаралары уздырыла. Жданов җитәкчелегендәге Шостаковичка каршы кампания нәтиҗәсендә көйязар Мәскәү һәм Ленинград консерварияләреннән куыла.
1957 елдан Шостакович рәсми совет хакимияте белән якынлаша, Көйязарлар Берлеге һәм Коммунистик фиркагә керә.
1975 елда үпкә яман шешеннән вафат була, васыятькә карамастан Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дмитрий Шостакович, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.